Киекле авылы халкы бердәм булып зиратларны чистартты

Киекле авылы халкы бердәм булып зиратларны чистартты

Киекле авылыннан Фәнис Вафин Югары оч зиратын чистарту өмәсен башлап йөрүчеләрдән.

Ул берничә мәртәбә авылдашларына мөрәҗәгать итеп, “Бердәм булыйк, әрвахларыбызның рухы шат булсын!” – дип өндәде. Һәм авыл халкы бу чакыруны җавапсыз калдырмады.

Өмәдә ике зираттагы куакларны аудару эшләре башкарылды. Бу изге эштә катнашучылар исемлеге озын. Беренче чиратта, Түбән оч мәхәлләсеннән килгән абый-егетләребезгә зур рәхмәт: Рәфис абый Сиразетдинов, Айрат Загрутдинов, Фәиз Вафин, Равил Мингалимов – сез үрнәк күрсәттегез! Яныбызда булган 70-80 яшьлек бабайларыбыз – Илнур абый Мостафин, Сәлих абый Фәтхетдинов, Минәхмәт абый Әхмәтҗанов – аларның кулыннан изгелек түгелә. Ерак юлларны якын итеп, вакыт табып кайтучы абый-егетләребезгә дә рәхмәтебез чиксез.

Ә акчалата ярдәм итүче авылдашларыбызның изгелеге аерым бер батырлык. “Яхшылык кылсаң, йөзьеллык гомер итәрсең” халык мәкалендә әйтелгәнчә, изгелек кире кайта. Без ышанабыз: бу өмәдә күрсәтелгән ярдәм һәркемнең үз йортына, гаиләсенә, сәламәтлегенә мең кат әҗер-савабы белән әйләнеп кайтсын, һәрберегезгә Аллаһының рәхмәтләре яусын! Әрвахларыбызның урыннары җәннәттә булып, рухлары шат булсын. Бердәм булыйк, авылдашлар! Чөнки бердәмлектә – көч, бердәмлектә – бәрәкәт.

Гөлия Галямова, Нурлат районы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе