Табиблар спартакиадасы: Актаныш командасы — республикада икенче!

Табиблар спартакиадасы: Актаныш командасы — республикада икенче!

Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре арасында узган Спартакиадага нәтиҗәләр ясалды. Берничә атна дәвам иткән бу зур спорт бәйрәме катнашучыларга көчле эмоцияләр, дулкынландыргыч мизгелләр, киеренке көрәш һәм чын команда рухы бүләк итте. Аеруча сөенечле яңалык — Актаныш район үзәк хастаханәсе командасының канат тарту буенча икенче урынны яулавы!

Ярыш кысаларында катнашучылар төрле спорт төрләрендә — йөзү, шахмат, өстәл теннисы, домино һәм башка дисциплиналарда үзләренең осталыкларын сынадылар. Әлеге чара медицина хезмәткәрләрен берләштереп кенә калмады, ә яңа танышулар, якты хатирәләр һәм онытылмас тәэсирләр дә бүләк итте.

Аеруча сөенечле яңалык — Актаныш район үзәк хастаханәсе командасының уңышы. Канат тарту буенча безнең команда республика күләмендә югары нәтиҗә күрсәтеп, мактаулы икенче урынны яулады!

Бу җиңүгә кадәр команда зур юл узды. Башта Чаллы шәһәрендә узган зона ярышларында катнашып, безнең команда беренче урынны алды һәм республика этабына юлламага ия булды. Үткән атнада Казан шәһәрендә узган финал ярышларында исә алар көчле көндәшләр белән очрашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә, бары тик Казан командасына гына бирешеп, безнең спортчылар лаеклы рәвештә икенче урынга күтәрелде.

Команда составында чыгыш ясаган батыр һәм максатчан медицина хезмәткәрләребез:

  • Алия Шәрипова
  • Рузилә Шәйхелимамова
  • Гөлназ Садриева
  • Чулпан Сәлмәнова
  • Инзилә Заһертдинова

Аларның һәркайсы — зур ихтыяр көченә ия, команда өчен җан атып торучы чын спортчылар.

Актаныш район үзәк хастаханәсе командасын әлеге зур уңышлары белән ихлас котлыйбыз! Аларның казанышлары — тырышлык, бердәмлек һәм максатка омтылу үрнәге. Алга таба да яңадан-яңа җиңүләр, сәламәтлек һәм уңышлар телибез!