“Апастово-информ” филиалы җитәкчесе итеп, әлегә кадәр “Апас хәбәрләре” телекомпаниясендә шеф-редактор булып эшләгән Гөлнара Сөнгатуллина билгеләнде.
Гөлнара Рөстәм кызын коллективка район башлыгы Айрат Җиһаншин, «ТАТМЕДИА»ның башкарма директоры Нияз Гареев тәкъдим итте.
“Мәгълүмати дөнья тиз үзгәрә. Сезгә дә замана белән атларга туры килә. Мәгълүматны дөрес, матур һәм үтемле итеп халыкка җиткермәсәң, район, республика эше күренми, бәясе булмый. Матур итеп эшләгез, без ярдәм итәргә әзер”, — диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
«ТАТМЕДИА»ның башкарма директоры Нияз Гареев “Апастово-информ” филиалында эшләр өчен шартлар, нигез булуын билгеләп үтте, район башлыгы Айрат Җиһаншинга рәхмәтен җиткерде.
“Апаста иң беренчеләрдән булып редакциянең бинасы яңарды. Хакимият тарафыннан ярдәм бар җирдә юк. Коллективта һәр кеше үз урынында. Бергә-бергә аңлашып, дус-тату эшләгез”, — диде ул.
Гөлнара Сөнгатуллина 2004 елда Казан Дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 2011 елдан бирле “Апас хәбәрләре” телекомпаниясендә шеф-редактор булып эшли. Район телевидениесе эшен оештырып җибәрүчеләрнең берсе.
-20 елдан артык мәгълүмат өлкәсендә мин. Һәрберегезне беләм, якын итәм. Алга таба да бергә, бердәм булып эшләргә язсын”, — диде Гөлнара Сөнгатуллина.
