Минзәлә районында ике балыкчының югалу очрагы фаҗига белән тәмамланган.
Аларның берсенең үлеме расланган, икенчесен эзләү дәвам итә.
Фаҗига 17 апрельдә булган. 1987 һәм 1989 елгы ике ир-ат балык тотарга чыгып киткән дә, шуннан югалган. Эзләү барышында коткаручылар Дусай-Кичү авылы янындагы елгада балыкчыларның көймәләрен тапкан.
Соңрак ярдан якынча 800 метр ераклыкта, 1 метр тирәнлектән 1989 елгы ир-атның гәүдәсе табылып, хокук саклау органнарына тапшырылган. Аның өстендә коткару жилеты булмавы ачыкланган.
Икенчесе — 1987 елгы ир-атны эзләү эшләре вакытлыча туктатылып торган, әмма 20 апрельдә яңадан дәвам ителәчәк.
Коткару хезмәтләре искәртә: республикада 25 апрельгә кадәр кече судноларның суга чыгуы тыела. Бу язгы чордагы катлаулы гидрологик хәл белән бәйле, елгаларда боз кисәкләре, агач калдыклары агып йөри, ә су температурасы бик түбән.
Белгечләр гражданнарны сак булырга һәм иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
