Росси Герое Дамир Йосыпов Согуд Гарәбстаны Короле чакыруы буенча хаҗ кыла

Росси Герое Дамир Йосыпов Согуд Гарәбстаны Короле чакыруы буенча хаҗ кыла

Россия Герое Дамир Йосыпов хаҗ кыла. Аны Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман бин Абдул-Азиз Әл-Сауд чакырган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Хәйрия программасы буенча ел саен дөньяның төрле илләреннән мөселманнар хаҗга чакырыла.

«Бу — минем беренче хаҗым, хисләрем ташып тора. Мондый мөмкинлек биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Барлык хаҗиларның хаҗы һәм гомрәләре кабул булсын, Аллаһы Тәгалә аларның догаларына җавап бирсен», — дигән уртаклашкан Дамир Йосыпов.

  • Дамир Йосыпов – 2019 елның 15 августында двигательләре эшләми башлагач, Airbus A321 самолётын Жуковский янындагы кукуруз кырына утырта һәм борттагы барлык кешеләрне коткарып кала. Самолёт экипажы командиры булган Дамир Йосыпов Россия Герое исеменә лаек була.