Соңгы кыңгырау бәйрәмен үткәрү вакыты билгеле

Соңгы кыңгырау бәйрәмен үткәрү вакыты билгеле

РФ Мәгариф министрлыгы хәбәр итте.

Россия Мәгариф министрлыгы 2025-26 уку елында мәктәпләрдә соңгы кыңгырауларны – 26 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 27 июньдә уздырырга киңәш итте.

Министрлык соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре программасына Россия Дәүләт флагын күтәрү һәм дәүләт гимнын башкару, күп балалы һәм күп буынлы гаиләләр вәкилләрен хөрмәтләү, ата-аналары чыгышлары (шул исәптән дәүләт бүләкләренә лаек булганнар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар) кертергә тәкъдим итә.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов әйтүенчә, флаг күтәрү һәм РФ гимнын башкару тантаналары «ватанпәрварлык эшнең мөһим өлеше» булып тора.

«Без мәктәптә үз илебезгә хөрмәт һәм аның өчен горурлык атмосферасы тудыруга юнәлдерелгән эшне дәвам итәчәкбез», – ди министр.

Соңгы кыңгыраулар һәм чыгарылыш кичәләренә әзерлек кысаларында куркынычсызлык таләпләре үтәлергә тиеш.

Шул ук вакытта ведомствода мөмкинлекләре чикле һәм инвалид укучылар өчен уңайлы мохит тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә киңәш итәләр.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.