Районда төзелеш һәм ремонт эшләрен башкарганда куркынычсызлык таләпләрен үтәүне тикшерү буенча комиссия эшли

Районда төзелеш һәм ремонт эшләрен башкарганда куркынычсызлык таләпләрен үтәүне тикшерү буенча комиссия эшли

Район комиссиясе Апас урта мәктәбе һәм Апас туган якны өйрәнү музеенда барган ремонт эшләре һәм эш барышында куркынычсызлык таләпләрен үтәүне тикшерде.

(23 апрель, “Апастово-информ”).

“Татарстан Республикасында 2026нчы елның 1нче апреленнән 1нче июненә кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган икеайлык игълан ителде. Әлеге чорда оешмаларда хезмәтне саклау мәсьәләләренә кагылышлы төрле чаралар - түгәрәк өстәлләр, смотр-конкурслар, киңәшмәләр үткәрелә. Аларга эш бирүчеләр дә, хезмәткәрләр дә җәлеп ителә. Икеайлык кысаларында капиталь төзелеш һәм ремонт объектларына да аерым игътибар бирелә. Биредә куркынычсызлык техникасының үтәлеше тикшерелә: эш журналлары, инструктажлар журналлары карала, биеклектә эшләүче хезмәткәрләрнең эш шартлары бәяләнә. Шулай ук шәхси саклану чараларын куллану да контрольдә тотыла — төзелеш каскалары, махсус киемнәр кию мәҗбүри. Төп максатыбыз — хезмәткәрләрнең имгәнүенә юл куймау һәм башкарылган эш нәтиҗәләренең район халкын сөендерүе”, — дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов.

Апас районының хезмәтне саклау комиссиясе әгъзасы Руслан Галиев сүзләренчә, закон таләпләре нигезендә ремонт эшләре башланганчы махсус инструктаж журналы ачыла. Барлык хезмәткәрләр дә башлангыч инструктаж уза, бу хакта журналда култамга белән раслана. Анда һәр хезмәткәр турында мәгълүмат кертелә. Журнал нигезендә хезмәткәр үзе дә, эш бирүче дә куркынычсызлык өчен җаваплылык тота.

Тикшерү барышында эшчеләрнең махсус кием һәм каскалар белән тәэмин ителүе расланды, кагыйдә бозулар ачыкланмады.

Апас мәктәбендә быел бинаның фасадын җылыту, цоколь катын һәм ашханәне яңарту, җылыту һәм электр системаларын алыштыру, шулай ук тышкы инженер челтәрләрен тәртипкә китерү планлаштырыла. Барлык эшләрне июль ахырына тәмамлау бурычы куелган.

Апас туган якны өйрәнү музеенда хәзерге вакытта берничә бригада эшли: ике бригада — эчке, берсе — тышкы эшләрдә. Түбәдә эшләр тәмамлану алдында, аннан соң фасадка керешү планлаштырыла. Барлык эшчеләр дә инструктаж узган, куркынычсызлык таләпләре үтәлә.