Рөстәм Миңнеханов КХРның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов КХРның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде белән очрашты

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Сян Бо әфәндегә Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Бүләк Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын үстерүгә өлеш керткән өчен тапшырылды.

Искәртәбез, Сян Бо әфәнде 2022 елның октябреннән Кытайның Казандагы Генераль консулы вазыйфасын башкара.