Яшь парлар өчен түләүле ял кертү тәкъдиме белән чыктылар

Өйләнешүчеләргә эш бирүче хисабына 5 көнлек түләүле ял тәкъдим иткәннәр. “Справедливая Россия” фракциясе башлыгы Сергей Миронов Дәүләт Думасына карауга бу җәһәттән закон проектын керткән.

Сәясәтче социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә шундый документ кертүе турында хәбәр иткән. Аның аңлатып үтүенчә, гамәлдәге закон яңа өйләнешүчеләргә, никахлары теркәлгән очракта, 5 көнлек ял мөмкинлеге бирә. Тик – үзләренең хисабына. Депутат әйтүенчә, никахлашу һәм гаилә кору – тормышта зур финанс чыгымы белән бәйле иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе.

“Бер атналык хезмәт хакын югалту нык сизелә, дип билгеләп үткән ул. – Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертеп, эш бирүчеләрне, вазыйфасын һәм хезмәт хакын саклап, никахлашучыларга 5 календарь көненә кадәр ял бирү бурычын йөкләүне тәкъдим итәм”.