Кош-корт алучыларга субсидия тиешме? – Белгеч җавабы

«Быел чебиләрне күрше Башкортстан фермерларыннан сатып алган идек. 50 бройлер һәм 50 үрдәк алып кайттык. Ел да субсидия була торган иде. Быел да җирлек башлыгына белешергә дип баргач, безгә ярдәмнең тиеш булмавын әйтте. Ул хаклы микән?» – дип сораган Ютазыдан укучыбыз Суфия Ибраһимова.

Сорауга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге җавап бирә:

– Субсидия кош-кортны быелның 1 апреленнән 1 июленә кадәр республика җитештерүчеләреннән сатып алган очракта гына бирелә. Моннан тыш, чебешләрнең яше 1 айдан артык булмаска, шулай ук алган кошларны, бройлер һәм үрдәкләрне – 2 ай, каз һәм күркәләрне 4 ай сакларга кирәк. Һәр хуҗалыкка 50 дән алып 100 башка кадәр сатып алырга була. Шулай ук кош-кортларның ветеринария документлары булу да мәҗбүри. Документлар җыю турында 2 июльдән соң хәбәр итәчәкбез. Субсидия күләменә килгәндә, бройлерга – 100, үрдәккә – 120, күркә һәм казга 200 сум бирелә

.