Казанда узучы махсус хәрби операция ветераннары арасында үткәрелә торган «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында бүген Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин булды.
Ул «Аш-су әзерләү», «Челтәр һәм системалы администрирование», «Пилотсыз очу аппаратлары операторы», «Пилотсыз очу аппаратларын эшләү һәм җыю», «Эретеп ябыштыру технологияләре» һәм башка компетенцияләр буенча ярыш мәйданчыкларын карады.
«Абилимпикс» милли үзәгенең Федераль инклюзив белем бирү методик үзәге җитәкчесе Дина Макеева чемпионатның ветераннарга яңа һөнәри күнекмәләр үзләштерергә һәм үзләрен яңа юнәлешләрдә сынап карарга мөмкинлек бирүен сөйләде.
Александр Лапин исә теләсә кайсы эштә мотивация мөһим булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, чемпионат махсус хәрби операция ветераннарына яңадан җәмгыятькә җайлашырга, белем алырга һәм алга таба үсәргә ярдәм итә.
«Мин бүген үземнең сугышчан иптәшләремне күрдем. Аларның күзләрендә тормышны дәвам итәргә, Ватанга файда китерергә, үсәргә һәм эшләргә теләк бар. Бу чемпионат кешеләргә үзләрен яңа өлкәдә табарга ярдәм итә», – диде Лапин журналистлар белән сөйләшкәндә.
Быел Казандагы «Абилимпикс» чемпионатында махсус хәрби операция ветераннары 21 төп компетенция буенча көч сынаша. Алар арасында пешекче, пилотсыз очу аппаратлары операторы, массаж ясаучы, вокалчы, адаптив физик культура инструкторы һәм башка юнәлешләр бар. Чемпионат «Казан Экспо» мәйданчыгында уза һәм 1 июльдә тәмамлана.
