Гомер юлы — үзе бер тарих: Балыклыдан Фәймә Тимергалиевага 96 яшь тулды

Гомер юлы — үзе бер тарих: Балыклыдан Фәймә Тимергалиевага 96 яшь тулды

Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, «Урал» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановлар да Фәймә апа Тимергалиеваны матур теләкләр белән туган көне белән тәбрик иттеләр.

Балыклы авылында яшәүче Тимергалиева Фәймә Габдрахман кызы авылның Чишмә урамында, Алсу һәм Нияз Шакировлар гаиләсендә гомер итә. Әлеге нигезгә ул быелның гыйнвар аенда күчә.

Фәймә апага бүген 96 яшь тулды. Туган көне белән котларга баргач, аның язмышы турында ишеттек тә инде.

Фәймә апаның әтисе Габдрахман Тимергалиев 1897 елда Балыклыда туа. Колхозда эшли, хатыны үлеп, ике бала белән тол калган, Фин сугышыннан яраланып кайткан Габдрахман күршедәге Сабанчино авылыннан икенче әни алып кайта да, 1941 елның башында гаиләсе белән Бурят-Монголга китәргә була. Алар килеп урнашуга, сугыш башлана.

Әле ияләнеп тә бетмәгән җирдә өч баласын хатынына калдырып, Габдрахман солдат янә сугышка китә. Фәймәгә бу вакытта 11 яшь була. Сугыш архивларында Габдрахманның исем-фамилиясе табылмый.

Кызы Фәймә: «Сугыш вакытында безнең әти Кытайда булган, Фин сугышында алган яралары булу сәбәпле, аны фронтка җибәрмәгәннәр, ул солдатларга ашарга пешереп торган. Сугыштан кайтканда, кытай пешекчеләреннән өйрәнеп, бер капчык бавыр киптереп алып кайткан иде, и-и-и, тәмле иде шул бавыр. Шуны, исән-сау кайту куанычыннан сәдака итеп, балаларга өләшеп бетерде», — дип искә ала.

Әтиләре сугышка китүгә, Фәймәнең абыйсын ФЗӨгә алалар, ә Габдрахманның Татарстанда калган сеңлесе Хәтимә, ятимә кызны берәр кешегә ияртеп авылга кайтаруларын сорап, җиңгәсенә хат юллый. Кызга юлда ашарга дип, капчык белән сохари да җибәрә. Үги ике баласын алып юлга кузгала. Тик... поезд тукталышларының берсендә: «Син шушында гына басып тор, беркая да китмә», — дип алдап, үги кызын поезддан төшереп калдыра.

Кузгалып киткән поезд артыннан карап калаган 11 яшьлек кызга таныш булмаган хатын килеп эндәшә. Бурятча, русча, татарча сораулар бирә. Бу хатын да аңа бу урыннан китмәвен сорый, икенче көнне поездга утыртып җибәрергә вәгъдә бирә. Сүзендә тора ул, вагонда урын юллап, Фәймәне урнаштыра.

Забайкалье өлкәсенең Даратун станциясендә поезддан төшеп килүче кызны шул якларда яшәүче Күкшел хатыны күреп ала да үзенә алып китә. Фәймә ашарга пешереп, өй җыештырып, әлеге хатында яши башлый. Хатын аңа карата яхшы мөгамәләдә була, соңгы ситсасыннан булса да алмаш киеме булмаган кызга күлмәк тегеп кидерә.

Бу турыда ишетеп, элек Балыклыда күрше булып яшәгән, шул якларда гомер итүче Әхмәтгали абзый килеп җитә. Арбасына бер капчык бодай салып килгән авылдашы әлеге хатынга Фәймәне тәрбияләгән өчен рәхмәт әйтә.

«Ятимәне синдә калдырсак, әтисе сугыштан кайткач, аңа ничек күтәрелеп карарбыз, күлмәген дә кире китереп бирермен», — ди.

Хатын күлмәкне алмый, бүләк итеп бирә. Фәймә сугыш вакыты булса да, бирегә күчеп килгән авылдашларының тук тормышта яшәгәннәрен күрә. Аңа өстәл артында аерым урын бирелә, үз балалары ялгышлык белән бу урынга утырсалар, шунда ук чыбык сыек эләгә.

Менә шундый яхшы караш була Фәймәгә. Ә Әхмәтгали абзыйның ишелгалды тулы тавык йөри, йомырка күп, көн саен табак тутырып пешерәләр, ипи дә җитәрлек.

«Бурят басуына балалар белән башак җыярга барабыз. Минекен аерым капчыкка салдырта. Шуны базарга алып барып саткач, Әхмәтгали абый миңа ни телим, шуны алдыра иде», — ди Фәймә туган якларына кайткач.

Әтисе сугыштан исән-сау әйләнеп, кире Бурят-Монголга килә, кызын үзе белән Балыклыга алып кайтып китә. Торыр урыны, мич ягарга бер кисәк утыны булмаган Габдрахман солдат яңадан тырышып тормыш башлый, өйләнә. Кичләтеп итек баса, аны сатарга төрле җирләргә йөреп, гаиләсен туйдыра.

Кызы Фәймә апа исә Кукмара киез итек-киез фабрикасының котельнаясында эшләп, лаеклы ялга чыга. Хезмәт ветераны. Гомерен ялгызлыкта үткәргән Фәймә апа картайган көнендә Балыклыда өй сатып ала. Шунда күченеп озак еллар гомер итә.

«Үзенең генә тотырлык мөмкинлеге калмагач, Фәймә апаны Лесхоздагы картлар йортына урнаштыру өчен барлык документларны әзерләдек. Үзе дә риза булды. Нияз белән Алсу, шушы турыда ишетеп, аны картлар йортына җибәрмичә, үзләренә яшәргә алып киттеләр. Ниязның әнисе Рәйханә апа да аларның бу теләкләрен хуплады. Ул алар өчен якын туган да, «чыбык очы» да түгел. Күңелләрендәге мәрхәмәтлелек, олыларга булган хөрмәт шушы адымга этәрде. Фәймә апа хәзер гаилә җылысында яши», — диде Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов тыл ветеранын котлаганда.

Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, «Урал» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановлар да Фәймә апа Тимергалиеваны матур теләкләр белән туган көне белән тәбрик иттеләр.

Фәймә апа турындагы истәлекләр Фирдания Нугаеваның «Бөр буенда Балыклы» китабыннан да алынды.