Казанга РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров эш визиты белән Казанга килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов каршы алды, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә.

Эш сәфәре кысаларында Игорь Комаров Казан Богородицкий ирләр монастыренда Изге Николай Чудотворецның Тула образы хөрмәтенә торгызылган чиркәүне изгеләндерү уңаеннан уздырылган чарада катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл гыйбадәтханәне Бөек изгеләндерәчәк һәм илаһи Литургияне җитәкләячәк. Никола Тульский храмы беренче булып могҗизалы Казан Алла Анасы иконасын 1579 елда тапканнан соң кабул итә.

Гыйбадәтханәдә реставрация эшләре, Казан Богородица монастыре тарихи биналарын торгызу буенча барлык эшләр кебек үк, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарылган.