1 марттан 8 мартка кадәр Татарстан башкаласында Мисс, Миссис һәм Мини-мисс БРИКС 2026 матурлык бәйгесе узачак. Анда 17 илдән катнашучылар киләчәк.
- Казанда беренче Халыкара Мисс, Миссис һәм Мини-мисс БРИКС конкурсы узачак. Бу Татарстанга, Россиягә һәм бөтен дөньяга зур бүләк. Алар милли код, тарих, гореф-гадәтләр белән уртаклашачак, берничә көнгә без матурлык һәм иҗат мохитенә чума алачакбыз, — дип белдерде ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева конкурска багышланган матбугат конференциясендә.
Республиканың мондый чараларны уздыруда зур тәҗрибәсе бар, дип ассызыклады Фазлыева. Үзләренең катнашуларын раслаган илләр арасында Бразилия, Һиндстан, Кытай, Индонезия, Көньяк-Африка республикасы, Малайзия, Нигерия, Боливия, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм башкалар бар. Барлыгы 17 илдән 51 катнашучы булыр дип көтелә. Конкурсантларны өч юнәлеш буенча да төрле сынаулар көтә.
Конкурс президенты Динара Сәлахова билгеләп киткәнчә, ел ярым элек «Мисс Россия» конкурсында җиңгәч, ул безнең илдә халыкара форматтагы гүзәллек конкурсы булдыру идеясе белән яна башлый. Бу бездә оештырылган халыкара форматтагы беренче конкурс, өстәвенә ул өч конкурсны берләштерә. Дөньяда әле бер генә тапкыр да өч категориядә (мисс, миссис һәм мини-мисс) матурлык конкурсы үткәрелгәне юк, дип ассызыклады ул. Жюри кызларның матурлыгын гына түгел, ә ораторлык, актёрлык осталыгын, вокал сәләтләрен һәм образны көн дәвамында саклый белүләрен дә бәяләячәк. Бикинида чыгыш ясаудан исә баш тартырга карар кылганнар, чөнки бәйге уздырылу чорында Рамазан ае бара.
Шуңа күрә купальник урынына кызлар спорт костюмнары киеп чыгачак. Конкурс сынауларыннан тыш, катнашучыларны этикет, фотога төшү, вокал, визаж һәм макияж буенча мастер класслар көтә. Бәйгенең ачылу һәм ябылу тантаналары тамашачылар өчен ачык булачак.
