Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.
14 мартта узган беренче көндә фермерлар 89,8 миллион сумлык продукция саткан, дип хәбәр иттеләр республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Министрлык мәгълүматларына караганда, республика районнарыннан ярминкәләргә 100,4 тонна яшелчә китерелгән. Шуның 51,3 тоннасы – бәрәңге. Моннан тыш, сатып алучыларга:
* 18,9 тонна сөт,
* 28,7 тонна шикәр,
* 177,3 мең тавык йомыркасы,
* 98,6 тонна ит (шул исәптән 48,7 тонна сыер ите) тәкъдим ителгән.
Ярминкәләрне оештыру өчен барлыгы 877 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Хәзер авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның 14 мәйданчыгында, шулай ук Чаллы һәм Зеленодольск районында – ике мәйданчыкта, Түбән Кама районында – өч мәйданчыкта уза. Моннан тыш, алар республиканың башка муниципалитетларында да төрле вакытта оештырылачак.
Язгы ярминкәләр 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Алар аграрийларга ярдәм итүгә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген ныгытуга юнәлдерелгән.
Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла
