20 мең өчен — суд каршына: 19 яшьлек егет картасын мошенникларга саткан

Казанда 19 яшьлек егет мошенникларга ярдәм итүдә гаепләнә, хәзер ул суд каршына басачак.

Егет 20 мең сум акча өчен үзенең банк карталарын, телефонын һәм паспортын билгесез кешеләргә тапшырган.

Тикшерү версиясе буенча, очрашу Казандагы бер кибет янында узган. Соңрак әлеге карталарның берсенә Әлмәттә яшәүчедән урланган 445 мең сум акча күчерелгән.

Егет кураторлары күрсәтмәсе буенча акчаны банктан алырга тырышып караган, әмма банк операцияне вакытында блоклаган. Аны 25 декабрьдә банк бинасында чираттагы тапкыр акча алырга тырышканда тоткарлаганнар.

Егет үз гаебен таныган, бу адымга акчага мохтаҗ булу сәбәпле баруын әйткән. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган.