Бүген Татарстан Республикасы Рәисе катнашында «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы булды.
29-31 мартта Казанда XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Ул ТР Фәннәр академиясендә тантаналы ачылудан башланып китте. Икенче көнне Россиянең 37 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан районнарыннан килгән 900 делегат татар авылларының үсеше белән танышу, тәҗрибә уртаклашу өчен Тукай һәм Сарман районнарына бардылар.
Форум бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган пленар утырыш белән тәмамланды.
Утырыш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәләре белән танышты. Анда 127 эшкуар үзләренең продуктларын тәкъдим итте.
Җыелышта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзалары, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Татарстан Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле һәм даими вәкилләре, Татарстан районнары җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Пленар утырышны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев башлап җибәрде.
Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатихасы белән башланып киткән Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының быел ундүртенчесен уздырабыз. Бу форум тулы бер хәрәкәткә әверелде, ул конгрессның эшчәнлегендә, милләтне берләштерү һәм эшмәкәрлекне үстерүдә лаеклы урын алып тора,- диде ул.
Шулай ук, Васил Шәйхразыев 2026 елда Муса Җәлилнең тууына – 120, Габдулла Тукайның тууына 140 ел булуын искәртте. Россиядә «Халыклар бердәмлеге», Татарстанда – «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге» еллары булуын ассызыклады. Татар иҗтимагый оешмалары, татар халкының җиңүне якынайтуга керткән өлешен билгеләп үтте.
Җитәкче Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка, җыенның икенче көнендә делегатларны кабул иткән Сарман һәм Тукай районнарының башлыклары – Фәрит Хөснуллинга һәм Камил Нәҗмиевка зур рәхмәтләрен белдерде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чиратында җыенны уздырган Бөтендөнья татар конгрессына, милли тәңгәллекне саклауга өлешләрен кертүләре өчен форумда катнашучы делегатларга рәхмәт әйтте.
Сез үз эшегезне үстереп кенә калмыйсыз, туган авылыгызга ярдәм итәсез, мәдәниятебезне саклыйсыз. Сез – безнең өчен үрнәк, без сезнең белән горурланабыз! – диде ул.
Татарстан Республикасы Рәисе хәләл яшәү рәвеше темасына да тукталды, «Хәләл – экспорт өчен яңа мөмкинлекләр булдырган юнәлеш», — диде ул.
Аннан Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды. Киров өлкәсеннән Равил Нургалиев «Дуслык» ордены белән, Түбән Новгородтан Шамил Нуриманов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнделәр.
