Республикада максатчан юлламалар нигезендә белем алган табиблар һәм фармацевтлар өчен «акчалата» җәза чарасын күздә тоткан яңа норматив акт әзерләнелә. Документта (хәзер ул коррупциягә каршы тикшерү уза) килешү шартларын санга сукмаучыларга укыту чыгымын дәүләткә икеләтә күләмдә кире кайтару бурычы йөкләнгән.
Ике төп очракта штраф салыначак: эш бирүче укып чыккан белгечне эшкә урнаштырудан баш тартса яки белгеч үзе диплом алганнан соң контрактта билгеләнгән вакыт эчендә эшләмәсә. Бу кагыйдәләр медицина, фармация өлкәләрендә югары һәм урта һөнәри белем алучыларга кагыла.
Әйтергә кирәк, яңа нормалар максатчан укытуга 2026 елның 1 мартына кадәр кабул ителгән студентларга кагылмый: алар өчен контрактларның гамәлдәге шартлары саклана. Республика хакимиятендәгеләр килешү шартларын кырысландыруның яшь белгечләрнең дә, шулай ук эш бирүчеләрнең дә җаваплылыгын көчәйтәчәгенә ышана.
Авылларда медицина хезмәткәрләренә кытлык бик зур. Килешүдәге бурычларны үтәмәүнең һәр очрагы бюджетка зур зыян сала. Шуңа күрә хәзер икеләтә компенсацияләү күздә тотыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
