Жирафлар төягән йөк самолеты иртәгә Казанга кайтып җитәчәк

Иртәгә, 16 сентябрьдә, Татарстан башкаласына Казан зооботаника бакчасы өчен жирафлар төялгән йөк самолёты очачак.

Бу хакта Казанның туризмны үстерү комитеты рәисе Александр Шавлиашвили социаль челтәрдә хәбәр итте.

"Менә алар. Нәкъ менә безнең жирафлар. Алар белән иртәгә йөк самолётында өйгә очабыз», – диде ТР башкаласының туризм комитеты башлыгы.

Кичә Казан мэры Илсур Метшин "эшлекле дүшәмбе"дә шәһәрнең зооботаника бакчасына жирафлар кайтару буенча эшнең "финиш турысына" җитүен хәбәр иткән иде.