Бу хакта танылган җырчы Гүзәлем социаль челтәрдәге битендә хәбәр итте.
Ул үзенең баласы белән инфекцион хастаханәгә эләккәнен язды.
«Беренче тапкыр бала белән хастаханәдә ятам», – дип уртаклашты ул язылучылары белән.
Җырчы шулай ук вируслар активлашкан чорда һәркемне саклыкка чакырды:
«Вируслар вакыты. Күпләр авырый. Һәркемгә тизрәк савыгырга телим. Үзегезне саклагыз!»
Гүзәлем үзләренең инфекцион хастаханәдә булуларын күрсәткән фото да урнаштырган.
