«Авито Путешествия» хәбәр итүенчә, җәйгә илнең төрле шәһәрләрендә фатир-йортлар броньлау узган ел белән чагыштырганда 18 процентка арткан. Димәк, Россиядә ял итү кулайрак дип табучылар узган ел белән чагыштырганда күбрәк. Җәй көне фатирны тәүлекләп алучылар саны 10 процентка арткан. Шәһәр читендәге объектлар 35 процентка күбрәк броньга куелган.
Россиялеләр кайсы юнәлешләрне сайлый икән? Нәкъ менә яшәү урынын алдан кайгырту буенча исәпләсәк, Кырымда броньлау саны 2,3 тапкыр арткан. Ростов өлкәсендә – 62%, Краснодар краенда – 48%, Түбән Новгородта – 31%, Волгоград өлкәсендә – 19%, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә 17 процентка арту күзәтелә.
Җәйгә фатир сайлаганда, ял итәргә җыенучылар нигездә бер һәм ике бүлмәле фатирлар сайлый. Аларга барлык броньлауларның 68 проценты туры килә. Бу вариантны гадәттә бер йә ике балалы сәяхәтчеләр сайлый. Шәһәр читендәге фатирларга күз салсак, иң сизелерлек үсеш таунхаусларда күзәтелә. Болай яшәү рәвеше 84 процентка күбрәк кешене кызыксындыра башлаган.
– Әмма гомуми аренда саны белән исәпләгәндә, таунхауслар күп түгел. Нигездә җәйгә арендага йортлар һәм коттеджларны сайлыйлар, – ди «Авито Путешествия»нең коммерция директоры Владислава Сакина.
Сәяхәт булгач, чемоданы да кирәк. Аларның бәясе дә бер айда 7 процент арткан. Юлда баш астына мендәр куеп сәяхәт итәргә яратсагыз, ул мендәрләрнең дә бәясе 6 процентка артканын белеп торыгыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
