Татарстанда һава шартларының кискен начарлануы көтелә.
Синоптиклар фаразлавынча, 20 майда көндез һәм кич республика территориясендә яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Аерым районнарда боз явуы да ихтимал, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Һава торышының начарлануы сәбәпле, Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) халкыбызны аеруча игътибарлы булырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга чакыра:
* Урамда: реклама щитларыннан, биек агачлардан, юл билгеләреннән һәм электр линияләреннән еракрак торыгыз — алар көчле җилдә егылырга мөмкин.
* Юлларда: машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә хәрәкәт иткәндә аеруча сак булырга кирәк.
* Якынаегызны саклагыз: балаларны күзәтүчесез калдырмагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру туганнарыгызга, күршеләрегезгә ярдәм итегез.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта кичекмәстән 112 номерына шалтыратыгыз.
