Фирдүс Тямаев Малахов тапшыруында төште: «Шундый үҗәт кешене беренче күрдек, диделәр»

Фирдүс Тямаев Малахов тапшыруында төште: «Шундый үҗәт кешене беренче күрдек, диделәр»

Җырчы Фирдүс Тямаев «Интертат»ка Андрей Малахов тапшыруына җыенганда ничек итеп бөтен авылны аяк бастыруы, тапшыру кысаларында бары тик татарча гына җырларга шарт куюы, каушаудан тотлыгуы һәм башкалар хакында сөйләде.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Россия 1» телеканалында Андрей Малахов алып бара торган «Песни от всей души» тапшыруында төшеп кайтты. Җырчы катнашындагы чыгарылыш шушы көннәрдә эфирга чыкты.

Тямаев ул Татарстанда да, федераль телеканалда да Тямаев инде. Аның «Сандугачы»на тик кенә утырып буламы? Җырчы монда да үз стилендә булды – дәртле җырына студиядәге кунакларны һәм тамашачыларны биетте. Үзенең гап-гади авыл егете булуын, әнисе Галия ханымның тырышлыгы, яше булуга карамастан, бүгенге көндә дә 23 сыер, 30 үгез, 100 каз, шулай ук күркә, тавык һәм башка терлекләр асравын сөйләп шаккатырды. Галия апа үзе дә алдан килеп төшерелгән сюжетның героинясы булды.

Фирдүс исә Андрей Малаховны әнисе тозлаган кыяр һәм борыч белән сыйлады, аңа «Тямай чәе» бүләк итте, тамашачыларны татар чәкчәгеннән авыз иттерде.

«Башка җыр тәкъдим итмәгез, «Сандугач»ны җырлыйм, дидем»

Концертларымда бер тамашачымның шәп итеп биегән видеосы социаль челтәрләрдә бик күп караулар җыйган иде. Тапшыруның продюсерлары минем турыда шул видео аша белеп алганнар. Башта алар миңа социаль челтәрләр аша чакыру яздылар. Мин, әлбәттә, ышанмадым, берәр «лохотрондыр» дип уйладым. Соңыннан минем белән телефон аша элемтәгә керделәр.

Алар съёмкалар билгеләгән көн безнең Стәрлетамактагы концерт белән туры килде. Мин концертны өзеп, Мәскәүгә чыгып китә алмый идём бит инде. «Килә алмыйм», — дигәч, съёмкаларны башка көнгә билгеләделәр, — дип сөйли җырчы үзенең тапшыруга килеп эләгү тарихын.

Фирдүс Тямаев тапшыруның продюсерларына татарча җырлаячагын әйтеп тә шарт куя. Артистка русча яки инглиз телендә җырларга тәкъдим иткән булганнар.

Мин беренче төшәргә тиешле чыгарылышка «Рабыня Изаура» сериалында уйнаган киноактриса чакырылган иде. Миңа инглиз телендә шуның җырын, яисә берәр рус халык җырын башкарырга куштылар. Мин исә: «Башка бернинди җыр да тәкъдим итмәгез. Бер куплеты русча булган «Сандугач»ны башкарам», – дидем. Бераз уйладылар да, ризалаштылар. Кыскасы, мин тарихка Малахов тапшыруларындагы иң үҗәт артист булып кереп калырмын, ахры (көлә). Әле тапшыруга килгәч, яныма продюсер керде. «Сез безнең тапшыруны ахыргы планга калдырып, Стәрлетамакка концерт белән киттегез. Шул концерт сезнең өчен мөһимрәк идеме?» – дип сорады. «Әлбәттә мөһимрәк иде, чөнки халык инде билетларын әллә кайчан алып куйган, вакытын планлаштырган», — дип җавап бирдем. «Безгә «килә алмыйм», «татарча җырлыйм» дип әйтүче булганы юк иде әле. Беренче тапкыр күрдек шундый үҗәт кешене», – диде.

Ничә еллар сәхнә тотса да, Фирдүс Тямаев бераз каушавын да яшермәде. «Сөйләгәндә тотлыгып беттем», – дип көлдерде ул.

Тапшыруда төшеп кайту бер хис-кичерешләр тудырса, ул эфирга чыккач халыктан, тамашачыларыннан килгән кайтавазлар җырчыны икенче канатландырган. Чыннан да, бу көннәрдә артистның «Песни от всей души» тапшыруындагы «Сандугачы» бик күп комментарийлар, караулар җыя.

«Без синең белән горурланабыз, Фирдүс», «Син Татарстан күрке», — дип язалар. Шундый фикерләр ишетү күңелемә бик рәхәт булды. Мин чыннан да Татарстанны, авылымны, авылдашларымны күрсәтергә теләдем, татарча җырларга теләдем. Бу минем өчен бик мөһим иде», – ди ул.

«Шаккатып киттеләр»

Эфирга җырчы белән бәйле барлык моментлар диярлек кергән. Фирдүснең, үзе әйтмешли, җырлаганын гына түгел, тракторны да, сыерны да, әнисен дә, авылдашларын да күрсәткәннәр.

Продюсерлар тапшыруга чакырып элемтәгә кергәч, аралашып киттек. Сөйләшүебез барышында авылым турында да әйтеп үттем. Шуннан соң аларның мине авылга кайтып төшерү идеясе туды. Мәскәү съёмкаларына хәтле көне буе диярлек авылда сюжет төшердек.

Анда инде мәш килеп беттек. Әни дә бик тырышты. Болай да чиста сарайларны гел ялтыратып чистарттырган, буяткан. Бакчаларны, йорт-җирне гөл итеп тәртипкә салганнар. Апаларны, энекәшне, киленнәрне, кыскасы барысын да эшкә җиккән. Төшергән вакытта да арып беттек. Әни инде: «Кайчан китәләр болар», – дип йөри башлады (көлә).

Төшергәндә планны да «на ходу» үзгәрттек. Күрше-күлән, авылдашларны чакырып, өстәлләр әзерләп, бик матур күренешләр кертеп җибәрдек. Апалар минем турыда сөйләгәндә берсе-бер урысча белми, сүзләрен унар тапкыр әйттерәләр. Көлеп үлә яздык без анда. Авылдашларга да рәхмәт инде, кем коймак, кем бәлеш, кем пирожки пешереп кергән. Үзебез дә тутырган тавыклар, бәлешләр, чәкчәкләр әзерләгән идек. Кыскасы, сюжетны төшерүчеләр: «Россиянең кайсы гына төбәгендә булмадык, мондый сый-хөрмәтне күргәнебез юк иде әле», – диделәр, шаккатып киттеләр», – дип сөйләде Фирдүс Тямаев «Интертат»ка.