Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов «Без – Россия гражданнары» акциясе кысаларында «Беренчеләр хәрәкәте»нең Казан бүлекчәсе активистларына паспортлар тапшырды. Тантаналы шартларда 14 катнашучы паспорт алды.
Азат Абзалов белән бергә сәхнәгә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының Татарстан Республикасы буенча башкарма директоры Артур Сабитов күтәрелде. Ул «ГТО» билгеләрен тапшырды.
Бүләкләү «Казан» гаилә үзәге янында Россия көненә багышланган концертта узды, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
