Кондиционер салкын тидерү белән түгел, бәлки һаваның дымлылыгын нык киметү белән яный.
Шул сәбәпле борынның лайласыман тышчасы кибеп, инфекциягә юл ача, дип сөйләп үткән Андрей Звонков “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. Җиһаз үзе суык тидерми, ләкин иммунитетны йомшарта. Бу җәһәттән аның тәэсире кышкы чорныкына охшаш: салкын һәм дымлылыкның түбән булуы организмның саклагыч көчен киметә, дигән белгеч. Табиб бүлмәдәге дымлылыкны 50-55 процент дәрәҗәсендә (психрометр белән үлчәргә мөмкин) сакларга киңәш иткән.
“Шулай ук көненә кимендә 2,5-3 литр сыеклык кулланырга кирәк. Моңа аш, морс, чәй, шифалы су – барысы да керә. Бу организмның гомуми халәтен тиешенчә тотуга ярдәм итә”, – дип билгеләп үткән Звонков.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
