РФ Эчке эшләр министрлыгы мошенниклар еш куллана торган алымнар турында искәртә.
Шәхси мәгълүматларны әйтмәгез: карта номеры, ПИН-код, СМС-код, паспорт мәгълүматлары.
Мессенджерлардан һәм таныш булмаган сайтлардан килгән сылтамалар буенча кушымталар урнаштырмагыз.
«Ашыгыч рәвештә эш итегез», «акчагыз куркыныч астында» кебек сүзләргә ышанып, карарны тиз кабул итмәгез.
Артык отышлы тәкъдимнәргә сак карагыз: «бушлай», «зур табыш», «түбән бәя» — мошенниклар тозагы булырга мөмкин.
Социаль челтәрләрдә шәхси тормышыгыз турында артык күп мәгълүмат урнаштырмагыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Мошенникларга мөмкинлек бирмәгез.
