Азнакай районында чит кеше транспортын урлаган яшүсмерне тоткарлаганнар.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 10 март көнне полициягә 23 яшьлек егет автомобильне кич белән йорт яны территориясендә калдырганын, ә иртән аның югалуын хәбәр иткән. Икенче көнне урлаучының шәхесен ачыклаганнар: ул 17 яшьлек егет булып чыкты. Автомобиль якындагы ишегалларының берсендә табылган. Урлаучы кылган гаебен таныган. Аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Чыганак:Татар-информ.
