Татарстанда коточкыч юл һәлакәте: 16 яшьлек кыз бала һәлак булган

28 март көнне Татарстанның Питрәч районында “Казан — Шәмәрдән” автомобиль юлында үлемгә китергән фаҗигаа булган, дип яза ТР прокуратурасы.

Kia Optima машина йөртүчесе 16 яшьлек кызны бәрдергән, ул җәяүлеләр кичүе буенча юл аркылы чыккан. Алынган җәрәхәтләрдән бала үлгән.

Һәлакәт урынына Питрәч районы прокуроры Никита Ананьев чыккан.

Һәлакәт шартлары билгеләнә, тикшерүчеләр процессуаль тикшерү үткәрә. Тикшерү барышы район прокуратурасы контролендә.