Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Корбан бәйрәме – 2026» сәхифәсе эшли башлады.
Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сайттан файдаланучылар гаетне билгеләп үтү, корбан чалуга кагылышлы сорауларына җаваплар таба алачак. Сәхифәдә шулай ук гает намазын уку вакыты, корбан чалу өчен нисаб күләме, Казанда махсус корбан чалу урыннары һәм башка мәсьәләләр буенча кирәкле мәгълүматлар урын алган.
Сәхифә Корбан гаете җиткәнче эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.
