11 июльгә каршы төндә Чирмешән районында пассажир автобусы катнашында булган юл-транспорт һәлакәтендә 15 кеше зыян күргән. Алар арасында 15 яшьлек кыз да бар.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләрнең җидесе хастаханәгә озатылган. Ике пациентның хәле авыр дип бәяләнә.
Алты кеше Әлмәт район хастаханәсенә китерелгән, шуларның икесе җитди җәрәхәтләр алган. Калган пациентларның җәрәхәтләре җиңел һәм уртача авырлыкта. Тагын өч кеше Лениногорск үзәк район хастаханәсендә дәвалана.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, 62 яшьлек автобус йөртүчесе хәвефсез тизлекне сайламаган. Нәтиҗәдә автобус юл кырыена төшеп капланган.
Барлык зыян күрүчеләргә дә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.
