Татарстан Министрлар Кабинеты махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең бердәм чараларын раслады. Тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Документ Россия Президентының 2026 елның 15 маендагы махсус хәрби операция катнашучыларына һәм гражданнарның башка категорияләренә ярдәм итүнең бердәм база чаралары турындагы Указын үтәү йөзеннән кабул ителде.
Карар нигезендә, махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары бушлай яисә ташламалы шартларда дәүләт мәдәният һәм спорт учреждениеләренә, күргәзмәләргә, мәгърифәтчелек, физкультура һәм спорт чараларына йөри алачак. Шулай ук алар өчен йорт биләмәләрен газлаштыруга 100 мең сумга кадәр субсидияләр, эшкә урнашуда, һөнәри белем алуда һәм үз эшләрен ачуда ярдәм итү каралган.
Моннан тыш, документ түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләрен, чиратсыз медицина ярдәме һәм шифаханә-курорт дәвалануын, шулай ук түләүсез психологик һәм психотерапевтик ярдәм күрсәтүне күздә тота.
Махсус хәрби операцияда катнашучыларның балалары өчен мәгариф өлкәсендә социаль ярдәм чаралары кертелә. Алар арасында – дәүләт балалар бакчаларына һәм яшәү урыны буенча мәктәпләргә беренче чиратта керү, ата-аналарны балалар бакчалары һәм озайтылган көн төркемнәре өчен түләүдән тулысынча азат итү, түләүсез өстәмә белем бирү, дәүләт мәктәпләрендә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә түләүсез туклану, шулай ук балаларны савыктыру лагерьларына ташламалы юлламалар.
Карарда шулай ук социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган гражданнарга өстенлекле тәртиптә социаль хезмәт күрсәтү каралган.
