«Социаль челтәрдәге лайк та хыянәт була ала»: хыянәт сәбәпләре, билгеләре һәм яңа тормыш

«Социаль челтәрдәге лайк та хыянәт була ала»: хыянәт сәбәпләре, билгеләре һәм яңа тормыш

Хәзерге заманда хатын-кызлар ешрак хыянәт итә дигән сүз дөресме? Партнёрның тугры булмавын нинди билгеләр сиздерә? Хыянәтне ничек кичерергә һәм моның үчен алырга кирәкме? Бу хакта Республика клиник психиатрия хастаханәсенеж табиб-психиатры, Казан медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы ассистенты Оксана Захарова сөйли.

«Хыянәт – килешенгән нәрсәләрне бозу»

Кагыйдә буларак, «хыянәт» төшенчәсен без үз партнёрыңнан тыш, башка берәр кеше белән физик якынлык буларак аңлыйбыз. Чынлыкта исә, бу күпкә киңрәк күренеш. Социаль челтәрләрдәге флиртны да, ышанычлы сөйләшүләрне дә хыянәт дип санап була – монда яраткан кешеңнең гамәлләренә субъектив мөнәсәбәт хәлиткеч роль уйный.

«Парлар рөхсәт ителгәннәрнең чиге турында утырып сөйләшергә тиеш. Мәсәлән, кыз кеше үзенең егете башка кызларның фотоларына лайк куярга һәм алар белән язышырга тиеш түгел, дип саный. Алар бу мәсьәлә турында сөйләшә, килешә, тик егет башка кызга лайк куя. Димәк, ул тугры түгел, чөнки хыянәт – килешенгән нәрсәләрне бозу инде ул», – дип аңлатты Оксана Захарова.

Кайвакыт кешеләр эмоциональ хыянәт белән дә очраша – партнёрның башка кеше белән тирән бәйләнеше барлыкка килә. Табиб сүзләренчә, бу физик хыянәткә караганда көчлерәк яралый, чөнки мөнәсәбәтләрдән рухи якынлык юкка чыга.

«Ни өчен хыянәтләрдән безгә авыр була? Хыянәт бәйлелеккә, иминлек хисенә һәм тынычлыкка кагыла. Башта партнёрның бер төрле образы була, ә хыянәттән соң бу образ җимерелә. Уртак үткәннәр дә җимерелә. Димәк, бөтен булган нәрсә ялган булып чыга – киләчәк билгесез. Шулай ук, бу кешенең мин-минлегенә дә кагыла, үз-үзеңә ышаныч югала», – диде психиатр.

«Хатын-кызларга караганда, ир-атлар ешрак хыянәт итә, тик бүген бу аерма кими»

Хыянәтнең төп сәбәбе – партнёрыңа карата кызыксыну сүрелү. Кешеләр бер-берсеннән арый һәм мөнәсәбәтләр көндәлек мәшәкать, функция буларак кына кабул ителә башлый. Һәм шул вакытта кайберәүләр бу кризисны хыянәт юлы белән хәл итмәкче була. Ир-атлар яңалык эзли башлый, үз статусларын расларга тели, ә хатын-кызлар юкка чыккан рухи терәк, якынлык эзли – аның үзен хуҗабикә генә түгел, ә кирәкле хатын-кыз итеп тоясы килә.

«Статистика буенча, хатын-кызларга караганда ир-атлар ешрак хыянәт итә, әмма бүген бу аерма кими бара. Ни өчен? Чөнки хатын-кызлар үзләре турында күбрәк уйлый башлады, дип саныйм. Алар социаль басымнан курыкмый һәм үзләренә күпне рөхсәт итә башлады», – дип аңлата Оксана Захарова.

Аның сүзләренчә, кайвакыт хыянәт – урта яшьләр кризисы чагылышы. Хыянәт аша кеше үз көчен раслый һәм үлем, картаю куркынычыннан качарга тырыша.

Хыянәткә кемнәр ешрак бирешә:

  • Нарциссистик сыйфатлы кешеләр – аларга үзләренең әһәмиятен даими исбатлап тору, төрле партнёрлардан соклану тою кирәк;
  • Ияләшүдән кача торган кешеләр – бер партнёр белән мөнәсәбәтләр башлануга, аларда курку хисе барлыкка килә. Кеше киеренкелеген һәм якынлыктан куркуын җиңәр өчен яңа партнёр эзли.

Партнёр артык кайгыртучанга әйләнергә мөмкин

Табиб-психиатр сүзләренчә, партнёрның тугры булмавының төп билгесе – аның гадәти тәртибе, үз-үзен тотышы үзгәрү. Ул ничек беленергә мөмкин?

  • Партнёрның мөнәсәбәтләргә кызыксынуы юкка чыга.
  • Партнёр гадәттәгегә караганда ярсып китүчәнгә әйләнә һәм юк-барга бәйләнә башлый. Асылда бу, гаепне күчерү: «Партнерым начар һәм мин шуңа күрә хыянәт итәм».
  • Партнёр бик кайгыртучанга әйләнә – бу хыянәт өчен гаепне йолырга тырышу.
  • Партнёр телефонын яшерә башлый, күзгә-күз карап озак тора алмый – бу оят һәм гаеп хисе барлыкка килү.

«Сер һәм хәтта дусларча гына язышуны яшерү – бу шомлы билге. Пардагы энергиягә карарга кирәк: әгәр кызыксыну һәм наз башка бер кешегә китә икән, димәк, бу парда кризис барлыкка килгән дигән сүз. Әгәр сөйгән ярларның берсенең дус егете яки дус кызы пәйда булган икән һәм ул омтылышларны һәм борчуларны яхшырак аңлый икән – бу начар билге», – дип саный Оксана Захарова.

Мөнәсәбәтләрдә хыянәткә җирлек булган кризис өчен җаваплылыкны партнёрлар арасында бүлеп карарга кирәк. Әмма хыянәт фактында йөз процент хыянәт итүче гаепле, чөнки ул аңлашу һәм сөйләшү урынына киеренкелектән котылуның шушындый гади һәм уңайлы юл сайлаган.

«Хыянәт өчен иң яхшы үч – мөнәсәбәтләрне җибәрү һәм алга таба яшәү»

«Әгәр яраткан кешең бер мәртәбә хыянәт иткән икән, һичшиксез икенчесе, өченчесе дә булачак дигән сүз түгел. Бу бер тапкыр кылынган ялгышлык булырга һәм ул парның игътибарын проблемаларга юнәлтергә, бу хәлләрнең сәбәбен ачыкларга мәҗбүр итәргә мөмкин», – диде психиатр.

Хыянәтне кичерергәме, юкмы? Бу хыянәт итүченең әлеге адым өчен җаваплылыкны үзенә алырга һәм парының газабына һәм кайгысына түзәргә әзер булу-булмавына бәйле, дип ышана табиб.

Әгәр мөнәсәбәтләрне саклап калу карары кылынган икән, ышанычны да кире кайтарып була. Бу озын юл һәм ул еллар буе дәвам итәргә мөмкин. Элекке пар үлгән, тик хәзер яңасы барлыкка килгән, дип әйтергә була. Моннан соң хыянәт иткән кешенең барлык гамәлләре «үтәкүренмәле» булырга тиеш. Мәсәлән, үзеңнең телефоныңны карарга рөхсәт итәргә була. Ә зыян күргән як исә, алга таба бу гамәлне искә төшереп торудан туктарга әзер булырга тиеш.

Булган хәлне анализларга кирәк, чөнки психика моны онытмаячак. Дәваланмаган йөрәк ярасы яшәячәк һәм артык бер караш яки сүз өчен дә чәнчеп алу, кисәтү буларак чыгачак.

«Хыянәт корбаны үч алу теләге белән яшәргә мөмкин. Үч – гештальтны ябу түгел, ә әрнү-газапны җиңәргә теләү. Үч алганда син ирекле түгел. Иң яхшы үч – бу мөнәсәбәтләрне җибәрү һәм аларны искә алмыйча яшәү», – ди табиб.

«Үзегезгә бу тәҗрибәне узарга рөхсәт итегез»

Хыянәт – зур бәла, ул ярсу реакция булдырырга сәләтле. Кеше хискә бирелеп әллә ниләр майтарып ташларга мөмкин. Ә моны ничек булдырмаска?

«Төп киңәш – радикаль карарлар кабул итмәү, һичьюгы, булган хәлләрдән соң беренче көннәрдә. Партнёрдан бу хәл турында тулырак сөйләвен сорамагыз. Күз алдына килгән күренешләр тагын да ныграк газапларга мөмкин», – ди Оксана Захарова.

Тынычланырга булыша торган психологик техникалар да бар. Табиб шуларның берсе турында сөйләде.

«5-4-3-2-1 – дигән техника бар – ул хисләрдән китәргә һәм үз тәнеңне кабат тоярга булыша. Бу нидән гыйбарәт? Каршыгызда биш төрле предмет табыгыз һәм аларның исемнәрен әйтегез. Соңыннан дүрт төрле аваз ишетегез: тынычлык та тавышка керә. Алга таба өч төрле ис тоярга кирәк, аннан соң өч төрле өслеккә кагылырга һәм бер төрле тәмне тоярга кирәк», – дип киңәш итә психиатр.

Йөрәкне яралаган мөнәсәбәтләрдән соң хыянәт иткән партнёрны калган барлык партнёрлардан аеру мөһим. Бөтен ир-атка һәм хатын-кызга да хыянәтче ярлыгы тагарга ярамый. Һәм бу яраны яңа мөнәсәбәтләргә күчерергә һәм шуның белән үткәннәрдәге гөнаһлар өчен хәзерге партнёрны җәзаларга кирәкми.

«Әгәр хыянәт белән очрашкансыз икән, үзегезгә бу тәҗрибәне кичерергә рөхсәт итегез. Вакыт узар, яралар төзәлер. Хыянәт – тискәре күренеш, тик ул безне яхшы якка үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән, сез беркатлы булгансыз, ә хәзер сак һәм игътибарлы. Бу – тискәре тәҗрибә, тик шул ук вакытта файдалы белем дә алдыгыз. Яңа мөнәсәбәтләр корырга ашыкмагыз, иң яхшысы аларга әкренләп кенә бару. Тормышта үз-үзеңне кайгырту һәм үз хисләрең белән кызыксыну мөһим икәнен онытмагыз. Үз чикләрегезне саклагыз һәм бәхетле яңа тарих төзегез», – дип киңәш итте табиб.