Бүген Дәүләт Советында түгәрәк өстәл утырышы узды, анда Россия төбәкләрендә балаларны эзәрлекләү (буллинг) барлыкка килү сәбәпләре һәм аны профилактикалау турында фикер алыштылар. Видеоконференция режимында узган чарада Дәүләт Советы депутаты Руслан Йосыпов, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, РФ ФС Дәүләт Думасының эксперт советлары, ТР Дәүләт Советына каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары, уку йортлары укытучылары, педагоглар һәм психологлар, эксперт җәмгыяте вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәл темасына аңлатма биреп, Дәүләт Советы депутаты Руслан Йосыпов күтәрелгән проблеманың актуальлеге артуын билгеләп үтте. Депутат үзенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында бу темага сораштыру үткәрүен сөйләде. «Күптән түгел генә мин сораштыру уздырдым һәм шундый нәтиҗәгә килдем: кешеләр мәктәпләрдә буллинг белән ешрак очраша башлаганнар һәм моның белән нәрсә эшләргә белмиләр. Үзләренең хокукларын һәм бурычларын белмиләр. Ата-аналарда «бала эзәрлекләүләр белән очрашкан очракта нишләргә?» дигән сорау туа, ата-аналарда һәм педагогларда нинди җаваплылык ята. Эзәрлекләүләр белән очрашкан балага ничек ярдәм итәргә, аны ничек реабилитацияләргә? Хәтта «буллинг белән шөгыльләнүче балалар белән нишләргә?» дип тә сорыйлар», – диде Руслан Йосыпов.
Парламентарий шулай ук төзәтү учреждениеләрендә һәм махсус мәктәпләрдә авыр яшүсмерләр белән очрашулары турында сөйләде. Кызганычка каршы, еш кына буллинг очраклары хокук бозу юлында беренче этап була. «Шуңа күрә бу тискәре күренешне башлангыч этапта, мәктәптә туктату мөһим. Без бүгенге очрашуга педагогика һәм психология өлкәсендәге белгечләрне җыйдык, алар яшүсмерләрне тәрбияләү, шәхес формалаштыру буенча күбрәк киңәш бирә алалар», – диде Руслан Йосыпов.
Буллингның төп сәбәпләре арасында Руслан Йосыпов гаиләдә һәм мәктәптә булган проблемаларны билгеләп үтте. «Сәбәп, кагыйдә буларак, һәрвакыт психологик, – дип саный депутат. – Барысы да тәрбиядән һәм гаилә микроклиматыннан, гаиләдәге психологик мөхиттән башлана, ә бездә, кызганычка каршы, гаилә һәм патриотлык институтлары соңгы вакытта юкка чыгып бара».
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева илдә буллингның бердәм юридик билгеләмәсе булмавына игътибар итте. «Буллингның нәрсә икәнен һәр структура үзенчә аңлый, – дип белдерде Ирина Терентьева. – Бу –төшенчәне норматив рәвештә беркетү өчен беренче һәм иң әһәмиятле аргумент. Аннан башка чагыштырырлык анализ яки мониторинг үткәреп булмый. Законнар белән федераль һәм республика дәрәҗәсендә җайга салу кирәк».
РФ ФС Дәүләт Думасының Мәгариф һәм яшьләр сәясәте буенча Эксперт советы әгъзасы, «Россия таянычы» («Опора России») мәгариф комитеты рәисе Роман Солтанов Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларын китерде. Сораштырулар буенча, яшьләрнең якынча чиреге мәктәптә эзәрлекләүләр белән очраша. Һәр бишенчесе мондый вәзгыять белән аларның балалары яки якын даирәләре очрашканын белдерә. «Башка тикшеренүләр дә бар, әмма тулаем алганда бу проблема бар, гражданнарны борчый, һәм бүгенге көндә аны җайга салуның аңлаешлы механизмнары юк, – дип белдерде Роман Солтанов. – Күп очракта ата-аналар, балалар, мәктәпләр һәм педагоглар бу мәсьәләдә үзләре генә калалар дип әйтергә була».
Дәүләт Думасының Эксперт советы әгъзасы искәрткәнчә, 2023 елдан илдә Россия Президенты тарафыннан расланган балаларның комплекслы куркынычсызлыгы стратегиясе гамәлдә. «Бөтен илгә билгеле булган буллинг очраклары – чынлыкта бу башлангыч этапта эзәрлекләү очракларын булдырмау буенча җитәрлек профилактика һәм системалы чаралар булмау нәтиҗәсе», – дип басым ясады Роман Солтанов.
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, балалар омбудсмены адресына килүче һәм белем бирү процессында катнашучылар арасында конфликтлы хәлләргә бәйле мөрәҗәгатьләр саны арта. 2026 елның беренче яртыеллыгында 130 мөрәҗәгать кергән, бу аларның гомуми санының 39% тәшкил итә. «Процесста, кагыйдә буларак, мәктәп (укытучылар, директорлар), укучы һәм ата-аналар катнаша. Нәкъ менә алар белән төгәл эшләргә кирәк. Мәктәпләрдә штатта эшләүче психолог булырга, һәм ул югары квалификацияле булырга тиеш. Бүген без бу функцияләрне үзебезнең сыйныф җитәкчеләренә тапшырабыз», – дип ассызыклады Светлана Захарова.
