Дәваланган өчен салым чигерүен (вычет) ничек кайтарырга? – Белгеч җавабы

Үзебезнең сырхауханәгә эләгеп булмый. Шуңа күрә түләүле клиникаларга йөрергә туры килә. Дәваланган очракта, акчаны кире кайтарып була, дип ишеттем. Салым чигерүе өчен нинди документлар тапшырырга кирәк? Чеклар гына җитәме? Таңсылу Хәлимова. Казан

Рәмзия Мөхетдинова, Казандагы 6 нчы салым инспекциясе баш белгече:

– Табибларга йөргән өчен тотылган акчаның 13 процентын кире кайтарырга мөмкин. Салым чигерүе түләүле медицина хезмәте, дарулар сатып алган өчен кире кайтарыла. Моның өчен хезмәт күрсәткән оешманың лицензиясе, табиб билгеләгән дарулар һәм тотылган чыгымнарны күрсәткән документлар кирәк. Сезнең әлеге клиника белән килешү төзелгән булырга тиеш. Даруга акча кайтарганда рецепт һәм квитанция, ә дәваланган өчен килешү, чеклар нигезендә медицина оешмасыннан белешмә алырга кирәк. Шунысын да искәртик: күп кеше безгә белешмә генә алып килә. Декларацияне шәхси кабинетлары аша тутырып җибәрсеннәр иде.

Акчаны салым кайтаручының үз счетыннан түләве мөһим. Сез елга 150 мең сумга кадәр акчаны кире кайтара аласыз.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.