Азнакайлы 470 мең сум акчасын мошенникларга күчергән

Азнакайлы 470 мең сум акчасын мошенникларга күчергән

Сезгә дә шалтыратырга мөмкиннәр: сак булыгыз!

Шәһәрдә яшәүче бер хатын-кызга таныш булмаган номердан шалтыратып, үзләрен төрле оешмалар хезмәткәрләре итеп таныштыралар.

Башта каза күрүчегә “Пенсия фонды”ннан шалтыраталар һәм “Сезнең чыгымнарыгыз керемгә караганда күбрәк, шуңа декларация тапшырырга, пенсия фондына барып килергә кирәк” дип белдерәләр. Аңа ышанып, СНИЛС номерларын да әйтеп биргәч, азнакайлы белән “Дәүләт хезмәтләре” һәм хәтта “Үзәк Банк” исеменнән сөйләшүләр алып баралар. Кеше ышанычын яулап, басым ясап, мошенниклар шәхси мәгълүматлар сората, аннары “имин счетка” 470 мең сум акча күчерергә мәҗбүр итәләр. “Имин счет” турында чит-ятларга сөйләгән очракта 250 мең сум штраф белән куркыткач, 48 яшьлек ханым бу турыда берәүгә дә әйтми. Алданганын белгәч, полициягә мөрәҗәгать итми чарасы калмый. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Бер ир-атка юл-транспорт һәлакәте турында язылган сылтама килә. Ул султамага басуга, мошенниклар аның аккаунтына керү мөмкинлеге ала һәм банк картасыннан 48 мең сумнан артык акчасын урлый.

Мондый хәлләр кабатланмасын өчен, хокук сакчылары гади генә кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә.

– Таныш булмаган номерлардан килгән шалтыратуларга сак карагыз;

– беркайчан да телефон аша шәхси мәгълүматларны (СНИЛС, карта номерлары, кодлар) хәбәр итмәгез;

– “имин счет” дигән сүзләргә ышанмагыз – андый счетлар юк;

– шикле сылтамалар буенча күчмәгез, хәтта алар танышлар исеменнән булса да;

– шик туганда, сөйләшүне туктатып, оешманың рәсми номерына үзегез шалтыратыгыз.