Мортыштамакта ике авылның нәсел дәвамчылары очраштылар

Мортыштамакта ике авылның нәсел дәвамчылары очраштылар

Кеше кайда гына тумасын, язмыш җилләре аны кая гына алып китмәсен, һәркемнең күңелендә барыбер бер изге нокта яши. Ул – ата-бабаларның кендек каны тамган, нәсел тамырлары береккән туган җир. Аның тузаны да кадерле, суы да шифалы, хатирәләре дә – гомерлек. Нәкъ менә шушы тарту көче, сагыну хисе читкә күчеп киткән якташларыбызның бүгенге дәвамчыларын Мортыштамак авылында яңадан бергә җыйды.

Кайтучы кунаклар бүгенге көндә Минзәлә районының Мортыштамак авылында яшәүчеләр, шунда туып-үскән кешеләр иде. Гасырлар буе бер-берсеннән аерылган ике авыл вәкилләре яңадан бер туфракта, бабаларының нигез ташлары сакланган шушы тарихи урында күрештеләр. Бу җирдә аларның борынгы нәселләре яшәгән, икмәк үстергән, балалар тәрбияләгән. Еллар уза, буыннар алышына... Язмыш юллары урау. Күп еллар элек ниндидер тарихи сәбәпләр, үзгәрешләр аркасында уртак бабалар икегә аерылган. Бер төркем монда калган, ә икенчесе яңа тормыш корырга икенче якларга юл алган. Бер тамырдан үсеп чыккан, ике төрле якка таралган зур агач тамырлары кебек, мортыштамаклылар ике авыл булып яшиләр. Ләкин җан тартмаса, кан тарта, диләр бит. Аны бернинди ераклыклар да, дистәләгән еллар да бетереп, сызып ташлый алмый.

Кадерле кунакларны дәртле җырлар һәм чәкчәк белән “Чишмә” ансамбле каршы алды. Чара авыл урамнары буйлап сәяхәттән башланып китте. Җирлек тарихын барлаучы, гомер буе тарих укыткан Фәнүзә Салихова кунакларны озатып йөрде, мәчетләр, урамнар тарихын сөйләде. Кунаклар ата-бабаларының эзләре калган сукмаклардан атладылар, үзгәргән һәм яңарган авылны сокланып күзәттеләр, Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган обелисктан үз нәселләреннән булган батырларның исемнәрен барладылар. Авыл тарихы белән танышу музейда дәвам итте. Биредә аларны музей хезмәткәре Миләүшә Җәлилова каршы алды, тарихи экспонатлар белән таныштырды. Кунаклар буш кул белән килмәгәннәр иде – Гөлнәзирә Җәләлова белән кызы Динара музейга борынгы сөлгеләр тапшырдылар.

Мәдәният йортында дәвам иткән очрашуда катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Илдар Хафизов сәламләде һәм авылның бүгенге тормышы белән таныштырды. Авыл абыстае Кадимә Закированың туган туфракның кадере, нәсел җепләрен саклау турындагы чыгышы һәркемнең күңеленә үтеп керде. Бу чараны төп оештыручы – “Чишмә” ансамбле җитәкчесе Мөнирә Исмәгыйлова ике авылның танышу тарихы турында сөйләде.

– Авыл кешеләренең беренче очрашуы Кадрәктә авыл җыенында булып, аны Юрий Александрович Гарнышев оештырган. Ул инде вафат, авыр туфрагы җиңел булсын. Ә безнең күрешү Кадрәк авылына бер бәйгегә барудан башланды. Анда без беренче урынны алдык. Шунда, яныбызга бер хатын килеп: "Безнең тамырлар – сездә, борынгы бабаларыбыз сезнең авылдан күчеп килгәннәр", – диде. Бу сүзләр күңелгә кереп калды. Узган елның август аенда барып, без Минзәлә районындагы шушы Мортыштамакны күреп күрдек. Коръән укып, җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп, истәлекләр яңартып кайттык. Авыл барыбызга да бик ошады. Табигать кочагында, озын өстәлләр сузып, бик озак сөйләшеп, күңел ачып утырдык. Алтмышлап кеше булдык. Бүгенге очрашуга үзебезнең Мортамак авылыннан да аларның нәсел кардәшләрен чакырдык, – диде Мөнирә.

Кунаклар чыгышыннан шуларны да белдек: Мортыштамак Кадрәк авыл җирлегенә карый. 1979 елларда 13 хуҗалыкта 55 кеше яшәгән. Алга таба зур төзелеш – “КАМАЗ” заводы ачылгач, яшьләр шәһәргә китә. Газ булмау сәбәпле, халык күрше Кадрәк авылына, Чаллыга күчеп китәргә мәҗбүр була. Авылда бары тик бер Саҗидә исемле апа гына яшәп кала. Бүгенге көндә анда өч хуҗалыкта алты кеше яши. Тагын өч гаилә шәһәрдән кайтып-китеп йөри. Рәсми документларда авыл “поселок” дип йөртелсә дә, паспортларында "деревня Муртыштамак" дип язылган.

– Кайтып, яңа йортлар җиткердек, җирләребез күп. Бакчага иртән чыгабыз, төнлә керәбез. Бүгенге көндә авылда ут, газ бар, ә үзебездән җыелган үзара салым акчасына яхшы юл да салдылар. Бездә хәзер Ишбулды һәм Хәнәфи нәселләре яши. Авылны онытмыйлар, зиратны чистартырга да 80шәр кеше кайта, – дип сөйләде бу очрашуга авылдашларын оештырып, җыеп алып килгән Фәридә Сәхәбетдинова.

Авыл тарихын Рәмзия Сабирҗанова барлый икән. Ул авыл советы секретаре булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Хәзер дин сабаклары укыта.

Җыр-моңга бай Мортыштамакның сәхнә осталары бу көнне дә очрашуның бизәге булдылар. “Чишмә” ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов, җырчылар Гөлнара Шәйхразыева, Әлфия Гыйззәтуллина, Галия Гәрәева, Рамилә Салихова үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Авыллар бәйрәменә “Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе членнары да чакырулы иде. Гөлүсә Галиуллина, Альбира Шәрифуллина, Вәзимә Сафина, Айсылу Кәлимуллина чыгышлары һәркемнең күңелендә урын алды. Килгән якташлар арасыннан да туган якка булган хисләрен җыр-моң аша җиткерүчеләр булды. Зәкия Сабирҗанова, Рәзинә Җәләлетдинова җырлары бүгенге очрашуга аваздаш иде. Авылдашлары Фәйрүзә Сәлахова язган шигырьне Гөлнәзирә Җәләлова укыды. Бәйрәмгә килүчеләр, мул итеп әзерләнгән чәй табынында сый-нигъмәтләрдән авыз итә-итә, рәхәтләнеп утырдылар.

Туганлык җепләре дөньядагы иң ныклы җеп икән. Тарих битләрен яңартып, күңелләрне дулкынландырып, Мортыштамакта үткән бу очрашу туган туфракка тугрылыкның матур бер үрнәге булды. Бу көнне табигать тә үзенең искиткеч матур, кояшлы һавасы белән якташлар шатлыгын уртаклашты. Бәйрәм төгәлләнүгә, шундый матур итеп, җылы яңгыр ява башлады. Кунаклар да: “Без сездән яңгыр, бәрәкәт алып кайтып китәбез!” – дип сөенделәр. Бу очрашуда яңгыраган һәр сүз, һәр чыгыш ике Мортыштамакның үткәнен бүгенгесе белән бәйләүче тансык күпер булды. Бүгенге авыллар дәвамчыларының күрешүен яшь буынга үз тарихыңны барларга, хөрмәт итәргә юл күрсәтүче матур үрнәк, дип әйтсәк, бер дә ялгышмабыз. Ата-бабаларының туган җирләрен сагынып кайтучы якташларның үз нигезләренә юллары дәвамлы булсын, һәр ике авылда да тәрәзәләр гел кояшка карап, без яшибез, дип өмет нурлары таратсын.

Рәйхана Мирсәетова, “Сарман таңнары” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе