Эш тышкы кыяфәттә генә түгел: симерү эпидемиясе ни белән яный һәм аны ничек туктатырга?

Эш тышкы кыяфәттә генә түгел: симерү эпидемиясе ни белән яный һәм аны ничек туктатырга?

Артык авырлык планета масштабындагы проблемага әверелде, һәм белгечләр фикеренчә, ул кискенләшәчәк кенә. Ни өчен симерү медицинадагы иң төп проблемаларның берсенә әверелде? Артык авырлыктан интеккән Татарстан халкы ниләр белән авырый? Бу куркынычка ничек каршы торырга?

Бүген артык авырлык һәм симерү проблемасы бөтен дөньяда актуаль. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләмәсе нигезендә, симерүдән интеккән кешеләр саны узган унъеллык ахырыннан ике мәртәбә арткан һәм миллиардка җиткән. Экспертлар алдагы елларда Җир шарындагы халыкның якынча яртысында артык авырлык булачак, дип фаразлый.

Россия халкының яртысыннан артыгында артык гәүдә авырлыгы бар, дип хәбәр иткән иде ТАСС агентлыгы илнең Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельянга сылтама белән. Россиядәге 36 миллион чамасы кеше, ягъни, илдә яшәүче һәр дүртенче кеше симерүдән интегә. Агентлык бу мәгълүматларны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Академик И. И. Дедов исемендәге эндокринология фәнни үзәге директоры Наталья Мокрышевага сылтама белән хәбәр итте.

«Балаларга бәйле вазгыять тә тынычландырырлык түгел. 2024 елда 480 мең мәктәп укучысында «симерү» диагнозы расланган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 7-11 яшьлекләр арасында артык авырлык һәм симерү булган балалар саны якынча 33 процент», – дип сөйләгән ул ТАСС агентлыгына.

Татарстанда «симерү» диагнозы куелган 71 262 олы кеше һәм 19 739 бала хисапта тора, дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы. Медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина академиясенең гомуми гигиена кафедрасы доценты Оксана Фролова «Татар-информ»га биргән интервьюда сөйләгәнчә, республикада артык авырлык эпидемиясе кагылган кешеләр саны шактый күбрәк.

«Тикшеренүләргә караганда, бүген Татарстанда яшәүчеләрнең 67 процентында артык гәүдә авырлыгы һәм симерү бар. Мондый кешеләр саны арта гына», – дип сөйләде ул.

«Татар-информ» белгечләрнең ни өчен бүген симерүнең сәламәтлек белән бәйле төп проблемаларның берсе булуы һәм бу күренешкә ничек каршы торырга мөмкин булуы турындагы фикерен белде.

Йокы туймау һәм артык озак йоклау симерү куркынычын арттыра

«Кызганыч, бүген симерү тышкы кыяфәт белән генә бәйле булудан туктады. Бу ХХI гасырда иң җитди медицина проблемаларының берсе. Эш туклану үзенчәлекләрендә генә түгел. Тормыш рәвеше дә сизелерлек үзгәрде. Без азрак хәрәкәтләнәбез, күбрәк вакытны телефонда, компьютерда уздырабыз, еш кына хроник стресс кичерәбез. Шул ук вакытта югары калорияле ризыклар да күп», – дип сөйләде югары категорияле табиб-эндокринолог, Казан дәүләт медицина университетының эндокринология кафедрасы доценты Татьяна Киселева.

Симерү – хроник авыру һәм аның нигезен дистәләнгән фактор тәшкил итә. Нәселдән килү зур роль уйный. Әгәр әти-әнидә симерү бар икән, аның балаларга күчү куркынычы да югары.

«Бүген тулы йокы, дөрес туклану һәм даими физик активлык симерүне кисәтә торган төп компонентларның берсе буларак карала. Күпчелек олы кеше өчен тәүлегенә 7-8 сәгать йокы оптималь булып санала. Хроник йокы туймау, ягъни, алты сәгатьтән азрак йокы, шулай ук артык озак – 9 сәгатьтән күбрәк йоклау да симерү барлыкка килү куркынычын арттыра», – диде табиб.

Әгәр симертә торган ризыклар турында әйтсәк, югары калорияле һәм туендырмый торган ризыклар аеруча куркыныч. Болар:

  • Баллы газлы эчемлекләр һәм шикәр кушылган башка эчемлекләр;
  • Фастфуд;
  • Камыр ризыклары;
  • Кондитер ризыклары;
  • Чипсылар һәм башка снеклар;
  • Колбаса эшләнмәләренең күпчелеге;
  • Тиз әзерләнә торган ризыклар.

Артык авырлыкның куркыныч тудыра башлаганын ничек аңларга соң? Татьяна Киселева сүзләренчә, иң гади ориентирның берсе – гәүдә массасы индексы. Ул «килограммнарда гәүдә массасын буй озынлыгы (метрда) квадратына бүлеп» ачыклана. Гәүдә массасы индексы 18,5−24,9 булса – нормаль гәүдә массасы, 25−29,9 – артык авырлык, 30 һәм аннан да югары булса – симерү була.

«Май тукымалары күләме генә түгел, ә аның кайда туплануы да мөһим. Барыннан да бигрәк абдоминаль симерү – майның башлыча корсак өлешенә туплануы куркыныч. Мондый май матдәләр алмашын боза, тукымаларның инсулинга сизгерлеген киметә. Бу күп кенә өзлегүләр барлыкка килү куркынычын арттыра», – ди доцент.

Үз авырлыгыңны гына түгел, ә бил әйләнәсе үлчәмен дә белергә кирәк. Ир-атларда бил әйләнәсе 94 сантиметрдан, ә хатын-кызларда 80 сантиметрдан артык булса, сәламәтлеккә югары куркыныч, ә 102 һәм 88 см булганда шактый югары куркыныч яный.

«Еш кына пациентлар артык авырлыкны авыруга санамый»

Тәнебездә май артык күбәеп китсә, ул бөтен әгъзалар эшчәнлегенә комачаулый башлый. Авырлык никадәр күбрәк булса, төрле авырулар барлыкка килү куркынычы да шулкадәр югары.

«Беренче чиратта, икенче типтагы шикәр диабеты, артериаль гипертензия, миокард инфаркты, инсульт, бавырны май басу, буыннар авырту, йоклаганда сулыш алу бозылу, кайбер төр онкология, шулай ук репродуктив функцияләр бозылу турында сүз бара. Һәм болар симерүгә бәйле авыруларның бер өлеше генә», – дип сөйләде Казанның №21 шәһәр хастаханәсе табиб-эндокринологы Адилә Димиева.

Төрле яшьтәге пациентларда үз авырлыкларына мөнәсәбәт аерыла, ди табиб. Яшьләр тышкы кыяфәтләренә һәм тормыш сыйфатына күбрәк игътибар бирә. Аларны эстетик үзгәрешләр, кием сайлауда авырлыклар, физик активлыкта чикләүләр борчый.

«Олы яшьтәге пациентлар симерүнең үзенә түгел, ә күбрәк аның нәтиҗәләренә зарланып мөрәҗәгать итә. Сүз уңаеннан, еш кына алар үз авырлыкларын авыруга санамый. Кешеләрне тиз ару, физик йөкләнеш булганда тын кысылу, буыннар авырту, йокы бозылу, эшкә сәләт кимү борчый. Хатын-кызларның күбесе менструаль цикл бозылуга, йөккә узуда авырлыкларга зарланып килә. Ир-атларны күбесенчә югары кан басымы һәм физик чыдамлылык кимү бимазалый», – дип сөйләде Адилә Димиева.

Табиб практикасындагы иң катлаулы очраклар – үзлектән хәтта кыска гына аралыкны да уза алмаучы пациентлар. Аларның буыннары зыян күрә, сулыш алулары бозыла. Мондый очракларда дәвалау тулы бер команда белгечләр катнашуын таләп итә.

«Тизрәк ябыгырга тырышырга кирәкми»

«Артык авырлык проблемасын хәл итеп булуга көннән-көн ныграк инанам. Шуны истә тоту мөһим: мөмкин кадәр тизрәк ябыгырга тырышырга ярамый. Хәтта гәүдә массасы баштагы авырлыктан 5-10 процентка төшү дә, организмга уңай йогынты ясый башлый: артериаль басым җайлана, канда шикәр күрсәткечләре яхшыра, буыннарга йөкләнеш кими һәм башкалар. Мондый нәтиҗәдә әкренләп – 3-6 ай дәвамында ирешү, ә соңыннан шул авырлыкны тотып тору дөрес булып санала», – дип сөйләде Татьяна Киселева.

Авырлыкны киметүдә туклану төп рольләрнең берсен уйный, диде ул. Сәламәт рационда җиләк-җимеш, яшелчә, тулы бөртекле ризыклар, сыйфатлы аксым һәм файдалы майлар чыганагы булырга тиеш. Һәр ашаган саен аксымлы ризык: балык, кош ите, майсыз ит, йомырка, сөт яки кузаклы ризыклар булса яхшы.

Күпчелек кеше ябыгырга теләп, бик кырыс диеталарга утыра, кисәк кенә ашауны чикли һәм хәтта ач тора башлый. Гәүдә берничә килограммын югалта, әмма организм мондый чикләүләрне стресс буларак кабул итә, энергияне саклый башлый һәм авырлык кире кайта. Тагын бер хата – яраткан ризыклардан тулысынча баш тарту. Бу һәрвакытта да диярлек «ычкыну» китереп чыгара.

«Нәкъ менә рацион организмның энергия балансын билгели. Әмма физик активлык мускуллар массасын сакларга, матдәләр алмашын яхшыртырга һәм ирешелгән нәтиҗәне сакларга булыша», – диде Татьяна Киселева.

Симерүдән интеккән пациентларга киңәш ителә:

  • Көн саен җәяү йөрү;
  • Йөзү;
  • Велотренажерда шөгыльләнү;
  • Скандинавия йөреше;
  • Белгеч күзәтүендә уртача көч таләп ителә торган тренировкалар.

«Йөкләнеш яшьне, буыннар һәм йөрәк-кан тамырлары торышын исәпкә алып индивидуаль сайланырга тиеш. Симерүне дәвалау – үлчәүдәге саннарны киметү генә түгел, ә сәламәтлекне, тормыш сыйфатын яхшырту һәм җитди авыруларны кисәтү», – диде КГМУның эндокринология кафедрасы доценты.

Бик авыр формаларда хирургия кулланыла

«Гомуми сәламәтлекне кешенең эмоциональ халәтеннән аерып карап булмый. Кеше күбесенчә ач булганга түгел, ә үз хис-тойгыларын басу өчен артык күп ашый башлый. Мондый очракларда үз проблемаң белән бергә-бер калмаска кирәк. Бүген симерүне дәвалау еш кына команда эшенә әйләнә, табиб-эндокринологлар белән беррәттән психолог яки психотерапевт та катнаша», – диде Татьяна Киселева.

Симерүнең катлаулы очракларында, спорт һәм туклану ярдәм итмәгәндә, күрсәтмәләр булса, табиб дарулар белән дәвалану да киңәш итә ала. Бүген медицина арсеналында симерүне дәвалау өчен заманча препаратлар барлыкка килде, алар аппетитны контрольдә тотарга булыша. Әмма бу даруларны пациентны карап тикшергәннән соң бары тик табиб кына билгеләргә тиеш.

Симерүнең бик катлаулы формаларында бариатрик хирургия дә кулланыла. Мондый операцияләр ашый торган ризыкның күләмен киметергә булыша, туену һәм матдәләр алмашы механизмнарына тәэсир итә, шуның аркасында гәүдә авырлыгы әкренләп кими. Сүз уңаеннан, күптән түгел Татарстанда шушындый беренче операцияне мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча ясадылар.

«Кеше ярдәм сорап никадәр иртәрәк мөрәҗәгать итсә, аның сәламәтлеген саклау һәм өзлегүләр барлыкка килүне кисәтү өчен мөмкинлекләре шулкадәр күбрәк була. Мин симерү буенча лекцияләрдә студентларга, ординаторларга һәм табибларга еш кына Арнольд Глазгоу сүзләрен әйтәм. Ул: «Сезнең тән – гомерегез буе йөртә торган йөк. Бу йөк авыррак булган саен, сәяхәт тә кыскарак», дигән. Минемчә, гәүдә авырлыгын кайгыртуның беренче чиратта сәламәтлекне, актив озын гомер һәм тормыш сыйфатын кайгырту икәнен бу сүзләр бик яхшы аңлата», – дип йомгаклады Татьяна Киселева.

«Җәмгыятьтә үз сәламәтлегеңне саклау тренды булырга тиеш»

Җәмәгать эшлеклеләре һәм хакимият органнары вәкилләре Россиядә симерү проблемасын ничек хәл итү тәкъдимнәрен даими белдерә. Әле узган елда Россия хакимиятенә симерүне социаль әһәмияткә ия авырулар исемлегенә кертергә тәкъдим иткәннәр иде, бу проблеманы хәл итүнең системалы ысулларын активрак кертергә булышырга мөмкин. Яңа инициативалар арасында – симерүдән интеккән кешеләр өчен спорт залларына ташламалар, шулай ук ташламалы дөрес туклану тәкъдим итү. Россия Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Леонов «Татар-информ» белән сөйләшүдә әлеге инициативалар турында үз фикерен әйтте.

«Симерү – гаять мөһим тема. Кызганыч, моны хәл итүнең җиңел генә юллары юк. Тәкъдим ителгән вариантларга килгәндә, бу комплекслы хәл итү түгел, ә монда нәкъ менә шул таләп ителә дә. Бер спорт залы белән генә проблеманы хәл итеп булмый. Өстәвенә, кешенең хәтта бушлай спорт залына да бик теләп йөриячәгенә гарантия юк», – диде парламентарий.

Симерүнең эндокрин системадагы өзеклекләр аркасында килеп чыга торган төрләре дә бар, ләкин симерү еш кына кешенең тормыш рәвешенә бәйле. Ни кызганыч, дәүләт бу процессларга турыдан-туры йогынты ясый алмый, дип саный Леонов.

«Әгәр кеше үзен кулдан ычкындырган, гел диванда ауный, сыра эчә икән, аны нәрсә эшләтеп була? Бигрәк тә бу аның үзенә ошаса», – дип сорау бирде депутат.

Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты башлыгы пропаганданы һәм кешеләргә үз тормышларын ничек һәм нәрсә белән тулыландырырга кирәклеге турында мәгълүмат бирүне нәтиҗәле корал дип саный.

«Бу дөрес яшәү рәвеше һәм идеология мәсьәләсе, һәм ул табиблар җәмгыяте тарафыннан актив яктыртылырга тиеш. Җәмгыятьтә үз сәламәтлегеңне саклау тренды булырга тиеш. Бу тренд бар һәм көчәя. Бүген күбрәк кеше дөрес тукланырга һәм физик активлык белән шөгыльләнергә тырыша», – дип йомгаклады Сергей Леонов.