Ленинград өлкәсендә 12 яшьлек кызны үтерүдә шикләнеп тоткарланган ир-ат гаебен таныган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк бастырган сорау алу видеосыннан билгеле булды.
Хокук саклау органы хезмәткәренең: «Гаебегезне таныйсызмы?» – дигән соравына тоткарланучы: «Әйе», – дип җавап биргән.
Җинаятьнең барлык шартларын хокук саклау органнары ачыклый.
