ЗУР СӨЕНЕЧ: Ләйсән Газизова – республикада иң яхшы веб-редакторларның берсе!

ЗУР СӨЕНЕЧ: Ләйсән Газизова – республикада иң яхшы веб-редакторларның берсе!

Чирмешән районында узган газета, журнал, телевидение һәм радио журналистларының Медиа-Сабантуенда тармакның хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр. Безнең өчен бу бәйрәм аеруча зур горурлык һәм шатлык алып килде!

Безнең Ләйсән – «Цифрлы трансформация лидеры»

«Актаныш-информ» мәгълүмат үзәгенең сайт редакторы Ләйсән Глүс кызы Газизова югары бүләккә лаек булды. Ул «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Цифрлы трансформация лидеры» булып танылды һәм аңа генераль директорыбыз Шамил Садыйков 30 мең сумлык акчалата сертификат тапшырды.

Бу – хезмәткә бик югары бәя! ТР район һәм шәһәр редакцияләренең барлыгы 78 сайтын алып баручы веб-редакторлар арасыннан республика күләмендә әлеге абруйлы премиягә нибары 10 белгеч лаек дип табылды. Шуларның берсе – безнең хезмәттәшебез Ләйсән Газизова!

Яшел зонада – һәрвакыт алдынгы урында!

Ләйсән Глүс кызы – үз эшенә чын күңелдән бирелгән, җан атып эшләүче чын профессионал. Ул көн дими, төн дими, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында компьютер-гаджеты белән «Актаныш-информ» сайтына яңалыклар урнаштыра, оператив репортажлар әзерли, вакыйгалар үзәгенә барып яза, төшерә.

Бүгенге көндә сайтлар алдына куелган таләпләр ифрат та катгый. Шуңа карамастан, «Актаныш-информ» сайты «ТАТМЕДИА» АҖ җитәкчелеге куйган рейтинг системасында һәрвакыт иң алдынгылар рәтендә – «Яшел зона»да бара. Бу исә – турыдан-туры Ләйсән Газизованың фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.

Чын күңелдән котлыйбыз!

Хөрмәтле Ләйсән Глүсовна!

Сезне әлеге зур җиңүегез, хезмәтегезнең югары дәрәҗәдә танылуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә алга таба да иҗат дәрте, какшамас сәламәтлек, исән-сау булып һәм һәрвакыт уңышларга ирешеп иҗат итүегезне телибез.