МАХта иң күп теркәлүчеләр буенча биш чит ил арасыннан Үзбәкстан, беренче тапкыр Белоруссияне артка калдырып, беренче урынга чыккан. Казахстан – өченче. Шуннан соң исемлектә Таҗикстан һәм Кыргызстан урнашкан. Бу хакта платформаның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чит илләрдә яшәүчеләр МАХ аша һәр көн саен 1,5 миллион тапкыр шалтырата һәм 20 миллионнан артыграк хәбәр юллый. Бүген мессенджерда 7 миллионнан күбрәк чит ил кешесе теркәлгән. Шуның 90 проценты – БДБ илләрендә яшәүчеләр.
Барлыгы 40 дәүләттә яшәүчеләр мессенджерда теркәлә ала. Узган елның ноябрендә – БДБ илләрендә, быел март аенда – Азия, Африка, Ерак Көнчыгыш һәм Латин Америкасы илләрендә яшәүчеләрнең МАХ аша шалтырату, хәбәрләр җибәрү мөмкинлеге пәйда булган.
Моңа кадәр Россия Президентының Мәгълүмат-коммуникация технологияләрен һәм элемтә инфраструктурасын үстерү идарәсе башлыгы Татьяна Матвеева билгеләп үткәнчә, апрель башына мессенджерда теркәлүчеләр саны 111 миллионнан артып киткән.
