Мәгариф министрлыгы эксперты, Балачак, гаилә һәм тәрбияне өйрәнү институтының баш белгече Марина Конева хәбәр иткәнчә, ведомство 2026/27 уку елында укучы тәртип бозган очракта педагогик коллективның гамәлләр исемлеген билгеләгән.
Яңа регламент буенча, укытучының гамәлләр алгоритмын дүрт этапка бүлеп була. Башта дәресне өзгән өчен укучыга телдән кисәтү ясала. Әгәр тынычлыкны бозучы һәм эш атмосферасын какшатучы тынычланмаса, аны ишек артына чыгарып җибәрергә кирәк. Ләкин коридор буйлап йөрергә түгел, ә мәктәптә тәртип саклау өчен җаваплы кеше кабинетына. Гадәттә, бу – социаль педагог. Анда тәртип бозучы белән профилактик әңгәмә үткәреләчәк, ә аның нәтиҗәләре буенча укучыны сыйныфка кире кайтарыргамы, юкмы дигән карар кабул ителәчәк. Тагын бер дисциплинар чара – ата-аналарга хәбәр итү. Ләкин бу педагогның карары буенча эшләнәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
