Белгеч Россиядә пенсия яшенең артырга мөмкин булуын аңлатты

Россиядә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен пенсия яше тагын биш елга артырга мөмкин, дигән фикере белән икътисадчы Александр Разуваев уртаклашты.

Ул моны илдәге туучылар саны белән аңлата.

«Демография киләчәктә дәүләткә пенсияләр түләү проблемалы булачагын күрсәтә. Советлар Союзында бер пенсионерга сигез эшләүче туры килсә, хәзер – ике генә. Демографик хәлдән чыгып караганда, барысы да начараячак кына. Пенсия яшен гомер озынлыгы арту белән нигезләп күтәрәчәкләр. Уйлавымча, ир-атларга да, хатын-кызларга да тагын биш елны җиңел генә өсти алалар», – дип аңлатты Разуваев.