Урманчылар узган ел 32 миллионнан артык үсенте үстергән

Татарстанның урман селекция-орлыкчылык үзәгендә узган ел 27 миллион 500 данә ылыслы, 5 миллион 100 данә яфраклы агач кәлшәләре үстергәннәр. Быел исә 30 миллион 800 данә үсенте әзер инде.

Республикада 14 мең 529 гектар җирдә агач утыртачаклар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.