Алтыннан да кадерлерәк

Татар халкы һәм Татарстан республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда яңа күргәзмә ачылды.

Татар халкы һәм Татарстан республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда- яңа күргәзмә. Татар хатын кызлары уңганлыгына мәдхия булган, “Алтыннан да кадерлерәк” дип исемләнгән күргәзмәдән Эльза Әхмәтҗанова репортажы.

“Бүген сезнең алда бөтен күңелемне, эчке дөньямны ачып салдым” – дип, башлады сүзен, ачылыш тантанасында Гөлшат Ногайбәкова. Күргәзмә тулысынча коллекционерның экспонатларыннан тора.

Татарларның кулдан туку сәнгате хатын-кызларның иң киң таралган кул эшләреннән санала. Һәр татар кызы үзенә элек бирнә әзерләгән. Сөлге, кашагалар, өстәл ямпалары аша киленнен осталыгы турында фикер йорткәннәр.

Татар кул тукучылыгының гәҗәеп дөньясы, халык зирәклеген гасырлар буе саклап килгән сәнгать өлкәсе шаһитләре, күргәзмәне — мөһим мәдәният чарасы дип белдерде килүчеләр.

«Алтыннан да кадерлерәк дип, исемләнгән кургәзмәне Гөлшат Ногайбәкова әби-бабалары рухына багышлаган. Карт әбисе Төхвәтуллина ШӘмсенәһәр Биккинәй кызы дәвамчысы ул.

Карт әбисенең кул эшләренә, мәдәниятебгә булган хөрмәте Гөлшат ханымга да күчкән. Менә инде утыз еллап ул халкыбыз мирасын барлый, шәхси коллекциясен халык җәүһәрләре үрнәкләре белән тулыландыра.

Менә бу сөлгеләр Гөлшат ханым өчен, иң кадерлеләре дер. Карт әбисе Шәмсенәһәрнең тырышлыгын, осталыгыгын чагылдырган сөлгеләр -гаилә ядкәрләре. Аларга чама белән 100 ел!

Биредә әйтерсеңлә музей диварлары түгел, ә әби-бабаларыбыз яшәгән авыл оенә килеп кергән кебек тоела. Һәр экспонат эчендә тирән мәгънә ята.

Коллекционер булу өчен, сәнгать, тарих белемләренә ия булу зарур. Медицина фәннәре кандидаты Гөлшат Ардинат кызының табигате тирәнән кереп, җентекләп өйрәнүче булганга җыелмалары арсында очраклы әйберләр юк, монда барысы да бәһәсез.

Әзһәр Зәйнинең «Әни сөлгесе» шигыре күргәзмәнең төп фикерен ассызыклый.

Сөлгеләрдән карап тора сыман

Әниемнең уйчан күзләре

Алтыннан да кәдерлерәк безгә

Киндер булсалар да үзләре

Эльза Әхмәтҗанова, Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.