Бүген Пенза өлкәсенең Кече Труёв авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Пенза өлкәсе Губернаторы Олег Мельниченко бәйрәм кунаклары булды.
Кече Труёв авылына килгәч, Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды һәм геройларны бер минут тынлык белән искә алды.
Аннары Татарстан Рәисе «Батыр» спорт комплексында булды һәм Р.Г. Заһидуллинның һәм Ф. Г. Халиковның «Татар халкының Урта гасыр тарихы» картиналары күргәзмәсе белән танышты. Рәссамнарның картиналарында Идел буе Болгары һәм Казан тарихы чагылдырылган.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов мәчетле иҗтимагый-мәдәни үзәк төзелеше урынында булды. Дүрт манаралы комплекс Җәмигъ мәчетеннән һәм иҗтимагый-мәгариф, дини һәм тантаналы чаралар уздыру, хәләл продукция сату өчен ике бинадан тора. Ишегалды уртасында фонтанлы бакча каралган. Комплекс Болгардагы Ак мәчет стилендә эшләнәчәк.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Мельниченко Сабантуй уздырыла торган урынга юнәлделәр.
Сабантуйда Татарстан Республикасын Кукмара районы тәкъдим итте. Республика Рәисе һәм өлкә Губернаторы традицион көнкүреш әйберләре, халык-гамәли сәнгать үрнәкләре һәм милли ашлар тәкъдим ителгән милли хуҗалыкларда булдылар, билбау көрәшен һәм ат чабышларын күзәттеләр.
Татарстан Рәисе бәйрәм кунакларын сәламләде, шулай ук өлкә җитәкчелегенә чараны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.
"Бу бәйрәмдә катнашу безнең өчен зур мәртәбә. Соңгы елларда Пенза өлкәсендә зур үзгәрешләр бара. Мин Губернаторга Сабантуйны бик яхшы әзерләгәне һәм милләтара дуслыкны ныгыту мәсьәләләренә зур игътибар биргәне өчен рәхмәтлемен. Сабантуй — татарлар өчен генә түгел, барысы өчен дә бәйрәм", — дип ассызыклады республика Рәисе.
Олег Мельниченко билгеләп үткәнчә, Пенза өлкәсендә 100 меңгә якын татар яши. 2017 елда төбәк Европадагы иң зур татар авылы — Урта Әләзәндә Бөтенроссия авыл Сабантуен кабул итте инде. Быел ул 450 ел элек нигез салынган иң борынгы татар авылларының берсе — Кече Труёвта уза.
"Сабантуйда гаять бай татар мәдәнияте, шулай ук традицион рәвештә Пенза җирендә яшәүче халыкларның — рус, татар, мордва, чуаш халыкларының мәдәнияте, сәнгате һәм гореф-гадәтләре яктыртылган. Пенза өлкәсендә барлыгы 100дән артык милләт вәкилләре яши. Сабантуй бәйрәме безнең дуслыкны һәм бердәмлекне ныгытсын. Без бергә — Россия, без бергә — гасырларга", — диде Губернатор.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Мельниченко Пенза өлкәсе территориясендә татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә керткән аерым өлешләре өчен бүләкләр тапшырдылар.
Киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабантуе Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районында узачак. «Тулпар ат» күчмә символын беренче вице-губернатор — өлкә Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Сергей Балыкинга тапшырдылар.
