Яшь җырчы Марат Яруллинның сөенечле яңалыгы бар. Аны Казандагы концерты вакытында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” билгесе белән бүләкләгәннәр.
Җырчыга бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова тапшырган.
«Кичәге концертымның иң көтелмәгән һәм дулкынландыргыч мизгеле — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” дип аталган билгесе булды.
Министрлыкка әлеге зур бәя, игътибар һәм хөрмәт өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Бу бүләк минем өчен зур җаваплылык һәм тагын да илһамланып иҗат итәргә көч бирәчәк.
Ул минем генә түгел, җырга гашыйк булган зур гаиләбезнең уртак бүләге. Һәм ул гаиләнең әгъзалары — әтием-әнием, абыем-апам гына түгел, сез дә, кадерле тамашачыларым. Бу — безнең уртак җиңү, безнең уртак шатлык!
Алга — бергә! Мин сезнең ышанычыгызны һәрвакыт акларга тырышырмын», – дигән ул каналында.
