Россиядә үзмәшгуль гражданнар больничный кәгазьләре буенча беренче түләүләрне августта ала башлаячак. Россия Социаль фонды матбугат хезмәтендә РИА Новости агентлыгы соравына шулай дип җавап бирделәр.
Үзмәшгульләр өчен ирекле иминиятләштерү программасы 2026 елның гыйнварында гамәлгә ашырыла башлады.
Социаль фондта ачыклык кертүләренчә, программага гыйнварда кушылган экспериментта катнашучылар беренче түләүне февральдә керткән. Июль нәтиҗәләре буенча аларның больничный кәгазе буенча түләүләр алу хокукы барлыкка килә, әмма түләүләр больничный рәсми рәвештә ябылганнан соң августтан да иртәрәк килмәячәк.
Түләүләр алу хокукы еллык взнос керткәннән соң алты ай узгач яки айлык иминият түләүләрен өзлексез түләгәннән соң гына булачак. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, взнослар программада теркәлгән айдан соң килүче айдан башлап күчерелә.
Программада үзенә эшләүче һәм һөнәри керемгә салым түләүче үзмәшгуль гражданнар катнаша ала. Катнашу өчен Социаль фондка гариза бирергә һәм вакытлыча эшкә яраксызлык очрагында иминият взносларын күчерә башларга кирәк.
Булачак түләүләр күләме сайланган иминият суммасына (35 мең яки 50 мең сум) бәйле. Ахыргы суммага шулай ук иминият стажы һәм программада катнашуның дәвамлылыгы да йогынты ясый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
