Рөстәм Миңнеханов Россия – АСЕАН саммитының чит ил кунакларын озатты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда тәмамланып килә торган Россия – АСЕАН саммитында катнашучыларның бер өлешен озаткан. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең МАКСтагы каналында хәбәр итте.

Фотода күренгәнчә, Сингапур Премьер-министры Лоуренс Вонг, Көнчыгыш Тимор Премьер-министры Кай Рала Шанана Гужмао һәм Лаос Премьер-министры Сонсай Сипхандон бар.

17-19 июнь көннәрендә Казан Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитын кабул итә. АСЕАНга кергән илләрнең дәүләт башлыклары форум барышында сәүдә һәм инвестицияләр, энергетика, авыл хуҗалыгы, санлаштыру, фән, технологияләр һәм инновацияләр, мәгариф, туризм һәм башка өлкәләрдә алга таба хезмәттәшлек юнәлешләрен билгелиләр.

Саммитның төп өлеше кичә тәмамланды. Моңа кадәр АСЕАН илләре делегацияләренең кайберләре Сабан туена катнашу өчен Казанда калачагы билгеле булды.

  • Рөстәм Миңнеханов Россия – АСЕАН саммитының чит ил кунакларын озатты
  • Рөстәм Миңнеханов Россия – АСЕАН саммитының чит ил кунакларын озатты
  • Рөстәм Миңнеханов Россия – АСЕАН саммитының чит ил кунакларын озатты