Украинаның пилотсыз очкычлары Ульяновск өлкәсенең Яңа Спас районындагы җылылык-энергетика комплексы объектына һөҗүм иткән.
Бу хакта төбәк губернаторы Алексей Русских хәбәр итте.
«Тынычлык саклавыгызны сорыйм, янгынны сүндерү һәм объекттагы вазгыять турында сезгә хәбәр итеп торачакмын», — дигән ул МАКСта.
Бүген 23 июльдә 4.08 сәгатьтә Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кертелде.
