Ил буйлап «тәгәрмәчле» даруханәләр йөри башлаячак

Дәүләт Думасы күчмә даруханә пунктлары турында закон кабул итте, документ икенче һәм өченче укылышны узды инде, дип хәбәр итә «Российская газета».

Хәзер шәһәрләрдән, район үзәкләреннән ерак урнашкан авыллар өчен дарулар алу мөмкинлеге артачак.

Даруханәләр 2026 елның 1 сентябреннән «юлга кузгалырга» тиеш. Пилот проекты буларак, аны 3 ел сынап карарга уйлыйлар. Уңышлы узган очракта даими рәвештә гамәлгә керәчәк, дип ышандыра депутатлар.

Россиядәге 83 мең даруханәнең нибары 14 проценты гына барып җитү катлаулы булган район-авылларда урнашкан. Хәзер бу җитешсезлекне дарулар ташый торган машиналар хәл итәчәк. Бер машина 50 авылга хезмәт күрсәтә ала, дип исәплиләр Дәүләт Думасында. Әмма автоаптекаларга таләпләр дә югары булырга тиеш. Даруларның машинаның аерым өлешендә, кирәкле температура режимында йөртелүе мәҗбүри.

Авыл халкы еш кирәк була торган даруларга гына түгел, рецепт буенча бирелә торганнарына да алдан заказ биреп куя алачак. Әмма искәрмә дә бар. Психотроп һәм наркотик матдәләр булган препаратлар, шулай ук иммунобиологик һәм радиофармацевтик чаралар, температура режимы унбиш градустан түбән булган дарулар, этил спирты өлеше егерме биш проценттан артык булган спиртлы препаратлар җибәрелмәячәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.